Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Авылдашыбыз Азат Вахитовның яңа китабын тәкъдир итү кичәсеннән соң уйланулар

Ульян шәһәренең татар мәдәният үзәгендә авылдашыбыз Азат Вахитовның "Дөньялыкта үзем сунарчы" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Бу аның икенче китабы. "Гомерем агышлары" исемле беренче китабы дөнья күргәч тә, Яңа Кәкерле урта мәктәбендә тәкъдир итүне зурлап оештырган идек.

Татар мәдәният үзәгендәге кичә Ульян өлкәсе татар милли конгресс җитәкчесе Рәмис Сафин һәм өлкәнең "Өмет" газетасы редакциясе белән берлектә оештырылган иде. Без -авылдашлары һәм районнан бик күп дуслары, туганнары, сәнгать әһелләре бу кичәгә чакырулы идек. Кичәдә рәсми кунаклардан тыш, Азат Мөхәррәм улын белгән, иҗатын яраткан авылдашлар һәм райондашлар да катнашты, Казаннан да кайтучылар бар иде.

Рәмис Сафин авылдашыбызның иҗаты хакында сөйләп үткәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты җитәкчесе Ринат Закировның Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләген тапшырды.

Китапны басмага әзерләүче, ягъни редакторы язучы, дистәгә якын китап авторы Гөлнур Кәбирҗан кызы үзенең чыгышында авторның ни дәрәҗәдә талантлы, белемле булуына басым ясады.Һөнәре буенча төзүче һәм гомере буе шушы юнәлештә эшләгән кешенең шигырь төзелеше кагыйдәләрен дә, тел белемен дә камил белүенә шаккатуын ассызыклады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитетының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе Иршат Закиров авторны яңа китабы белән котлап, аңа багышлаган шигырен укыды һәм райондагы татар милли конгресс эшчәнлегендә актив катнашуын белдерде.

Бәйрәм җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барды, ә иң күркәм өлеше авторның яңа гына иҗат ителгән шигырьләрен укуы булды. Килгән кунаклар барысы да диярлек Азат Мөхәррәм улына үзләренең теләкләрен җиткереп, аны чәчәкләргә күмделәр. Миңа тагын нык тәэсир иткәне -Азат абыйның туганнары булды. Аларның кунакларны зурлап каршы алулары, үзләре пешереп килгән милли ризыклар белән сыйлап йөрүләре соклану уятты. Миндә һәр гаиләдә дә шундый туганлык хисләре яшәсә иде дигән уй туды. Авылдашыбыз Азат абыйга яңадан- яңа иҗат уңышлары телибез һәм мондый кичәләрнең әле киләчәктә күп тапкырлар үтәр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап