Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Үзәк яңалыклар

Ватанны саклаучылар көненә «СалаваTik»лардан яңа җыр

Интернетка «Иң шәп бабай» җырының видеосы чыкты.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә "СалаваTik"лар олы хөрмәткә лаек дәү әти, бабайларыбызга багышлап яңа җыр әзерләде. Бүген интернетка "Иң шәп бабай" җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен Рөстәм Бакиров иҗат иткән, көен Рөстәм Сәрваров язган.

 "Әниләребезгә, дәү әни-әбиләребезгә багышлап "СалаваTik"лар  белән бик матур җырлар яздырдык. Ә бабайлар турында җырыбыз юк иде әле. Дөресен генә  әйткәндә, бабайлар турында җырны бездән бик күптәннән көттеләр. Нәни тамашачыларыбызга да, яраткан бабайларыбызга да ул бик ошар дип уйлыйбыз. "Әбием, әбекәем" җырының видеосы 60 мең карау җыйган кебек, бабайларыбыз турындагы җырның да видеосы күп караулар җыер диеп өметләнәбез" – ди "Салават күпере" һәм "Сабантуй"  журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

 "Видеода бабай роленә барлык балаларның кадерле дәү әтиләренә әйләнгән, алып баручы, телевидение режиссеры, театр артисты Зәйтүн Яркәевне чакырдык. Ул бик теләп ризалашты. Шул кадәр үз ролен оста башкара. Салаватикларга кушылып үзе дә биеде" – оештыручылар.

Реклама

 "Мондый матур балаларның тарача җырлап-биюләрен күргәч, күңел сөенә. Аларга кушылып ничек биимисең ди. Бик файдалы, кирәкле эш башкарасыз." – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Зәйтүн Яркәев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев