Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Зур Чынлы урта мәктәбендә волейбол ярышлары узды

Зур Чынлы урта мәктәбе спорт залында Советлар Союзы Герое Хакимов Исмәгыйль Кәбир улы истәлегенә волейбол ярышлары уздырылды.

Волейбол турнирын ачып, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фәтхуллов Фаиль Җәмил улы, мәктәп директоры Азмуханова Рәмзия Иршат кызы, озак еллар мәктәптә физультура дәресләре укыткан Фәтхуллов Җәмил Алимҗан улы спортчыларны сәламләп, уңышлар теләделәр.

13 яшьтән алып 58 яшькә кадәрге спортчылар, алты командага бүленеп, көч сынаштылар.Уеннар бик киеренке төстә үтте, осталык һәм характер ныклыгы ярышында һәр команда соклангыч уен күрсәтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм әлеге турнирның иганәчесе “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равиль Ади улы Бикчуров тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Зур Чынлы урта мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Камалиева Гөлүсә Шамил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев