Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Задур футболчылары турнир чемпионы

Муеннан эшкә чумган авыл кешесе кирәк чакта ял да итә белә. Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан үткәрелгән "Прайм- лига- 2016" мини футбол турнирында катнашу өчен быел җиде команда килде.

Әлеге ярышлар РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына алдан тавыш бирү юлы белән депутатлыкка кандидатлар сайлау процедурасы тәмамлануга да багышланды. "Акчарлак" йөзү бассейны янындагы спорт мәйданчыгы иртән үк гөрләп торды. Җыр- музыка яңгырады, спорт яратучылар үзләренең командалары өчен җан атарга ашыкты. Спортчыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре килгән иде. Мәйданда Россия Федерациясенең дәүләт Гимны яңгырый. Александр Валерьевич футболчыларга матур уен күрсәтүләрен һәм җиңүгә ирешүләрен теләде. Көн буена сузылган уеннардан соң көчлеләр дә ачыкланды. Турнирның финал өлешенә барлык көндәшләрен дә бирелергә мәҗбүр иткән Задур һәм Чуваш Чүпрәлесе авыллары командалары чыкты. Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамлангач, капкага пенальти тибү билгеләнде. Аз гына өстенлек белән Задур командасы лаеклы җиңү яулады. Өченче урынга Иске Чүпрәле авылы спортчылары чыкты. Призлы урыннар яулаган командаларга "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм район башлыгы Александр Шадриковның Дипломнары , истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир