Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

"Акчарлак"та йөзү ярышлары узды

Яңа елның өченче көнендә "Акчарлак" йөзү бассейнында мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында йөзү ярышлары оештырылды. Бу көнне бассейнга спортның әлеге төрен яратучы 60 якын райондышыбыз җыелды. Аларны район башлыгы Александр Шадриков яңа ел белән котлап, спортта уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Әйтергә кирәк, бассейндагы быелгы тәүге ярыш юбилейлы булуы белән истәлекле. Нәкъ менә моннан 5 ел элек "Акчарлак" бассейны беренче тапкыр райондашларыбыз өчен үз ишекләрен ачты һәм анда беренче ярышлар оештырылды. Биш ел дәвамында биредә шактый гына балалар, өлкәннәр йөзәргә өйрәнде, хәтта тирә-күрше өлкәләр дә бу спорт йортын үз итте. Бүген йөзүче спортчыларыбыз зона, республика ярышларында көч сыный, уңышлар яулый. Яшь йөзүчеләребезгә киләчәктә дә уңышлар теләп, әлеге дата белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады һәм ярышлар соңында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Диплом һәм медальләрдән тыш, йөзү буенча федерация җитәкчесе Ранис Юсупов Яңа ел символы-Эт сувернирлары әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев