Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Спортчылар Марат Сәлаховны искә алдылар

Һәр елны, традиция буларак, бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан үзәгендә Марат Сәлахов истәлегенә футбол буенча турнир үткәрелә. Быел да әлеге уеннарда сигез команда катнашты. Турнирны ачу тантанасында Марат Сәлаховның тормыш иптәше Миләүшә һәм ике кызы катнашты. 


Район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов арабыздан фаҗигале төстә вакытсыз китеп барган Маратның тормыш юлы һәм район спортын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Әлбәттә, ул чактагы спортчылар Маратны яхшы хәтерли, әмма еллар узган саен буыннар да алмаша, өлкәннәр урынына яшерәкләр килә. Шулай да спортчылар республика күләмендә чемпион исемен яулап район спорты тарихында якты эз калдырган якташларын онытмыйлар, аның турында бары тик җылы хәтирәләр генә саклыйлар. Марат бик оста спортчы гына түгел, ул бик якты күңелле кеше дә иде. язмыштан узмыш юк диләр бит, мөгаен бакый дөньяда да шундый кешеләр кирәктер, урынын мәңге, мәңге җәннәттә кылсаң иде Ходаем! Әтиләре һәм тормыш иптәше истәлегенә Руслан Расыйхович Миләүшә ханымга истәлек бүләге тапшырды. Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, былтыр кубок иясе булган Иске Чүпрәле командасы быел да барлык көндәшләрен отып чемпион исемен яулады һәм күчмә кубокны өченче ел рәттән үзендә калдырды. Сембер шәһәреннән кайткан “Задур” командасы икенче һәм Яңа Элмәле белән Кече Чынлы футболчылары өченче – дүртенче урыннарны бүлештеләр. Аларга Дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Спортчылар уеннарны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен футбол федерациясенең район филиалы җитәкчесе Валерий Художитковка, Маратның дуслары Тәлгать Хәйрулловка, Ильмир Мәхмутовка, Ринат Сәнатулловка һәм Фәрит Насретдиновка ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев