Полковник Валерий Колпаков үзе дә спортчы булган
Аның исемендәге призларга чаңгычылар ярышы чуваш Чүпрәлесе авылында 2012 елдан бирле үткәрелеп килә.
Район чаңгычыларының тәкъдиме белән быел ул ярышларны зур иттереп үткәрү каралды. Урманчылыкка 200 дән артык чаңгычы килгән иде. Старт биреләсе урында спортчыларны район башлыгы Александр Шадриков һәм Әфганстан сугышын,Төньяк Кавказдагы кайнар нокталарны үткән полковник Валерий Колпаков тәбрикләде. Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып үскән. Балачак елларыннан ук спорт белән шөгыльләнгән, җиңел атлетика буенча үз мәктәбендә чемпион булган, хәрби училищедагы ярышларда катнашкан, Мәскәүдә- хәрби академиядә укыган вакытларда да алдынгы спорчылардан саналган. Взвод командирыннан полк командиры вазифасына кадәр күтәрелгән. -Без, төрле сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Тугыз елдан артык дәвам иткән Әфган сугышы тынганга да 25 еллап вакыт узды. Без анда, дөньяның иң көчле иле-- 15 союздаш республика хәрбиләре интернациональ бурычыбызны үтәдек. Сугыш бетте, СССР да тузды. Канкойгыч конфликтлар да ерак томаннар артында калды. Шулай да андагы истәлекләр бүгенгедәй хәтер түрендә саклана. Яу кырыннан кайта алмый калганнарны онытмагыз,- диде чәчләренә ак бәс кунган офицер. Ярышларга килгәндә, барлык нәтиҗәләр буенча Чуваш Чүпрәлесе авылының җыелма командасы беренче урынга лаек булды. Эстафета ярышында иң яхшы күрсәткечкә ирешкән Уби спортчыларына да мактау сүзләрен генә ирештерәсе килә. Түбән Чәке һәм Хорновар- Шигали командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев