Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Сәламәт яшәү рәвеше

Полковник кубогын Убилылар яулады

Районыбызда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сугышчы интернационалист, Россия Кораллы көчләренең отставкадагы полковнигы Валерий Колпаков исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгы ярышлары быел сигезенче мәртәбә үткәрелде.

Аны узган елдагы кебек офицер үзе укыган Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе базасында оештырдылар. Стартка төрле яшьтәге йөздән артык спортчының басуы да, Валерий Колпаков призларына ярышларның популярлаша баруы турында сөйли. Спортчыларны тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм полковник Валерий Колпаков килгән иде. Район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен шундый зур чара оештырганы өчен Данис Абдулхарисович Әфганстан, Төньяк Кавказ сугышларын үткән полковник Валерий Колпаковка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Исегезгә төшерәбез, Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып үскән. Балачак һәм яшүсмер елларында спорт белән бик нык шөгыльләнгән, җиңел атлетика буенча үз мәктәбендә чемпион булган, хәрби училищедагы ярышларда катнашкан, Мәскәүдә- хәрби академиядә укыган елларда да алдынгы спорчылардан саналган. Взвод командирыннан полк командирына кадәр күтәрелгән. -Без, төрле сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Ун елга якын дәвам иткән Әфган сугышы тынганга да утыз ел вакыт узды. Без анда, дөньяның иң көчле иле- 15 союздаш республика хәрбиләренең интернациональ бурычын үтәдек. Сугыш тәмамланды, СССР да таркалды. Канкойгыч конфликтлар да ерак томаннарга күмелде. Шулай да андагы вакыйгалар бүген дә хәтер түрендә саклана. Яу кырыннан кайта алмаган каһарманнарны онытмагыз. Әле дә дөньялар тыныч түгел, чат күршебез Украина җирендәге кан коюлар йөрәкне әрнетә. Венесуэла дәүләте тирәсендәге сәяси тотрыксызлык та эчне пошыра. Шуңа күрә безнең армия һәрчак уяу булырга тиеш”, - диде чәчләренә ак бәс кунган офицер. Каһарман полковникның уң кулында әлегәчә Әфганстанда алган ядрә кыйпылчыгы саклана. Күп вакыт кулы сызланып Әфган вакыйгаларын хәтерендә яңарта. Ярышлар үткәрү чарасына Валерий Федоровичның хәрби хезмәттәше, Иске Чүпрәле авылында туып үскән Ингель Низамов та кайткан иде. Аларга хәрби училищены тәмамлагач та бергә Германиядә озак еллар хезмәт итәргә туры килгән. Ингель Рәфәгатович отставкага чыкканчы Буа районы хәрби комиссары булып хезмәт итте. Хезмәттәшләр бергә укыган, хезмәт иткән елларны искә алдылар. Офицерларның тормыш иптәшләре дә бер – берсенә шаяртып “боевые подружки” дип эндәшәләр. Ул көнне алар да күмәкләшеп чаңгыга бастылар. Биредә шуны да әйтәсе килә, ярышларда катнашучы укучылар В. Колпаков исемендәге кубоклар һәм призлар өчен көч сынашу белән генә чикләнмичә, аның батырлыклары хакында да белсен иде. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә моның әһәмияте һичшиксез зур булачак. Ярышларга килгәндә, командалар арасында Уби чаңгычыларына тиңнәр булмады, күчмә кубокны да алар алды. Узган ел беренче урынны яулаган Чуваш Чүпрәлесе спортчылары икенче һәм Түбән Чәке авылы җирлеге чаңгычылары өченче урыннарга лаек булдылар. 

Призлы урыннар яулаган спортчыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Спортчылар һәм аларның тренерлары ярышларны тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен полковник Валерий Колпаковка, Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Виталий Землемеровка, ярышларның баш хөкемдары Николай Хрисановка, мәктәп дирекциясенә һәм ашханәдә кайнар ботка һәм чәй белән сыйлаганнары өчен пешекчеләргә рәхмәт әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев