Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Күчмә кубокны кунаклар яулады

Ул көнне район үзәгендәге боз стадионы гөрләп торды. Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының иң оста хоккейчылары Чүпрәле районы башлыгының күчмә кубогы һәм призлары өчен уздырылачак 21 нче турнирга җыелды. Әлеге районнардан килгән хоккейчылар белән көч сынашырга җирле "Городище" һәм "Перспектива" командалары да теләк белдерде.


Район башлыгы Александр Шадриков командаларны Чүпрәле бозында җылы тәбрикләп гадел, матур уен күрсәтүләрен һәм лаеклы җиңү яулауларын теләде. Аннан соң Илдар Хәлиулловның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды. Гадәттәгечә спортчылар әлеге турнирда районыбыз спортын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән Илдар Хәлиулловны да искә алдылар. "Батыр үзе үлсә дә, даны яши" дигәндәй, һәр елны шулай уеннар башланыр алдыннан Илдарны юксынып телгә алу үсеп килүче яшь буынны әхлакый яктан гына түгел, мораль яктан да көчле рух белән, бөтен барлыгыңны спортка биреп яңа җиңүләргә өндәүче бер чара да булып тора. Шуңа да ул көнне стадионга Илдарның яшьтәшләре, сыйныфташлары һәм бер команда составында уйнап спорт казанышларына ирешкән хоккейчылар килгән иде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов үз чордашының тормышы һәм спорт казанышлары турында тәфсилләп сөйләде. Илдар җитәкләгән команда 1990, 1991 һәм 1992 елларда Татарстан Республикасының авыл районнары арасында чемпион исеменә лаек була. Аның тырышлыгы барәбәренә районда үтә дә талантлы хоккейчылар үсеп чыга. Аларның берничәсе әле дә булса спортта, яшьләргә үрнәк булып ярышларда катнашалар, тәҗрибәләрен өйрәтәләр. Стадионда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. 15 градустан да түбән суыклык команда уенчыларын да, җанатарларны да куркытмады. Уеннарның һәркайсы тамашачыларны киеренкелектә тотты. Хоккейчылар зур тизлекле уен, һөҗүм итү һәм саклана белү осталыгын күрсәттеләр. Һәр команда җиңү өчен көрәште. Турнирның финал уенында Кама Тамагы белән Тәтеш районнары командалары очрашты һәм исәп 3:0 белән төгәлләнде. Шулай итеп Тәтешлеләр икенче һәм өченче урынны стадион хуҗалары яулады. Турнир барышында иң яхшы уенчыларны да ачыкладылар. Тәтеш командасыннан Максим Савин "Иң яхшы һөҗүмче", Чүпрәледән Зөфәр Сөләйманов "Иң яхшы сакчы", Кама Тамагы районыннан Сергей Жижилев "Иң яхшы капкачы" һәм Чүпрәле командасыннан Айрат Гаязов "Иң яхшы уенчы" дип билгеләнделәр һәм махсус бүләккә лаек булдылар. Район башлыгы җиңүче командаларга Дипломнар һәм акчалата призлар тапшырды. Турнирга район әһәмиятендәге баш судья, Илдус Мөшәрәпов хөкемдарлык итте, аңа судьялар Сергей Мутин белән Андрей Батанов ярдәм күрсәтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ Турнир по хоккею на Кубок и на призы главы Дрожжановского района и памяти Ильдара Халиуллова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев