Городище хоккейчылары- чемпион
"Алтын алка" клубы призларына үткәрелгән хоккей турнирында Городище, Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Иске Кәкерле һәм Кече Чынлы авылы командалары катнашты.
Район үзәгендәге боз стадионында тамашачылар күпләп җыелган. Хоккей яратучыларны кыш суыклары да, җил- бураннар да куркытмый. Һәркайсы үз командасы өчен җан атарга килгән. Мәйданда Россия Федерацясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны хоккей сезоны ачылу белән тәбрикләде, командаларга матур уен күрсәтеп җиңү яулауларын теләде. "Спортны яратуыгыз бик куандыра, киләчәктә дә сәламәт яшәгез. Спорт ул ихтыяр көчен чыныктыра, билгеләнгән максатка ирешү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Барыгызга да гадел уен телим",- диде Александр Валерьевич. Бозга беренчеләрдән булып Иске Кәкерле һәм Городище командалары чыкты. Хоккейчылар һөҗүм артыннан һөҗүм оештыруга да карамастан, беренче периодта исәп ачылмады. Икенче периодның җиденче минутында гына Городище командасының иң оста һөҗүмчесе Петр Храмов көндәшләр капкасына беренче алканы кертте. Уен тәмамланганчы шушы ук һөҗүмче тагын ике алканың авторы булды. Гомуми исәпне 4:0 җиткереп городищелылар беренче җиңү яулады. Матур комбинацияләр күрсәткән Александр Бушуев командасы барлык җанатарларга да ошады. Әйтергә кирәк, әлеге команда һәрвакыт үзенең тактикасы һәм уйнау манерасы белән аерылып тора. Матчның соңгы минутларында гына Иске Кәкерле командасы зонасында ике уенчының көч алымы куллануы нәтиҗәсендә ике арада бәрелеш китереп чыгарды. Олылар катнашында гына тынычлык урнаштырылды. Нишлисең, хоккей чын ир- егетләр уены ич. Городище командасы тренеры Александр бушуевның әйтүенә караганда, быел аның командасы бик тотрыклы һәм егетләр лаеклы уен күрсәтү өчен тырышалар. Суыклар килү белән боз ясап шөгыльләнә дә башлаганнар. Аның нәтиҗәсе дә күз алдында. Өч җиңү: Иске Кәкерле командасын буйсындырганнан соң Кече Чынлы хоккейчыларын 7:3 һәм боз хуҗалары өстеннән 2:1 исәбе белән җиңү яулап турнирның беренче призларына лаек булдылар. Үткән елдагы турнирда да иң яхшы һөүмче исеменб лаек булган Петр Храмов быел да көндәшләр капкасына ун алка ташлады. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Чүпрәле белән Кече Чынлы хоккейчылары бүлеште. Гадел хөкем иткәне өчен баш хөкемдар Илдус Мөшәрәповка рәхмәт әйтелде. Призлы урыннар яулаган хоккейчылларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев