Чүпрәлеләр искечә Яңа елны чаңгыда каршылады
Узган якшәмбедә район халкы чаңгы базасы урнашкан урман аланына җыелды. Анда 8 -9 яшьлек балалар да, 70 яшен узган өлкәннәр дә килгән иде. Искечә Яңа елның беренче көнен район халкы чаңгыга басып каршылады.
Берничә көн һава температурасы түбән торса да, якшәмбегә шактый ук җылытты. Шуңа күрә оештыручылар да бәйрәмне шимбәдән якшәмбегә күчерделәр. Яңа ел Кыш бабай һәм аңа тугрылыклы Кар кызыннан башка буламы соң инде? Мәйданда музыка яңгырый, аңа кушылып Кыш бабай җыр суза. Бу аның бирегә килгән чүпрәлеләрне бәйрәм белән сәламләве иде. Район башлыгы Александр Шадриков чаңгычыларны һәм җанатарларны бәйрәм белән тәбрикләп, иң җылы котлау сүзләрен ирештерде. "Чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләрнең саны арта бара. Бу бик күркәм күренеш. Бүген дә бирегә мәктәпләрдән, хезмәт коллективларыннан командалар килгән. Гаиләсе белән бергәләшеп килүчеләр дә бар. Рәхмәт барыгызга да. Мондый чараларны без узышу өчен генә түгел, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен дә үткәрәбез",- диде ул. - Бездә хәзер бик яхшы чаңгы базасы бар, чаңгы юллары яктыртылган. Базаның урнашуы да бик җайлы, килү өчен юл проблемасы юк, янәшәдән генә автомобиль трассасы уза. Быел чаңгы шуарга килүчеләр дә күбәйде. Мин үзем дә атнага берничә мәртәбә киләм, рәхәтләнеп урман һавасы сулап кайтам. Шундый база ясап халыкка рәхәтлек тудырганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Александр Валерьевич-, ди районда чаңгы спортын җитәкләүче Нияз Дамаев. Үзләренең яшьләренә дә карамастан барлык чаңгычылар ике чакрымлы аралыкта ярыштылар. Кызлар һәм хатын - кызлар арасында Лариса Васильева һәм Виктория Михайлова (Хорновар - Шигали урта мәктәбе), Дарья Першина һәм Дарья Иванова (Түбән Чәке урта мәктәбе), Ангелина Ятманова (Хорновар - Шигали урта мәктәбе), Ильвина Шәрәпова (Уби урта мәктәбе), Клавдия Ахмукова, Анатасия Дергунова һәм Василиса Павлова (барысы да Яңа Уби урта мәктәбеннән), Светлана Саймуллова (Яңа Уби), Ирина Павлова (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Татьяна Кудрявцева (Иске Чүпрәле), Светлана Цыфаркина (Кече Уби, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Дина Долгова (район үзәк хастаханәсе), Венера Сәлимҗанова (1 номерлы ясле - бакча). Малайлар арасында Игорь Колпаков һәм Денис Кузнецов (Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе), Кирилл Тарасов (Хорновар - Шигали урта мәктәбе), Артем Чернов һәм Павел Куракин (Уби урта мәктәбе), Вадим Солдатов (Түбән Чәке урта мәктәбе), Иван Павлов һәм Владислав Чернов (Яңа Уби урта мәктәбе),Сергей Юманов (Зур Аксу урта мәктәбе). Ир - егетләр арасында Александр Петров (Иске элмәле), Сергей Тарасов (Хорновар - Шигали), Фәнис Рәхматуллов (Иске Чүпрәле), Петр Спиридонов (Иске Уби), Владимир Солдатов (Түбән Чәкек), Алексей Ярухин (Уби авыл җирлеге башлыгы), Юрий Романов (Чуваш Чүпрәлесе), Николай Хрисанов (Чуваш Чүпрәлесе), Александр Никифоров (Хорновар - Шигали) һәм Иван Исаев (Зур Аксу). Җиңүчеләргә район башлыгы Александр Шадриков һәм чаңгы спорты җитәкчесе Нияз Дамаев грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Евгений Митрошкин җитәкләгән хөкемдарлар төркеме ярышта катнашучыларның күрсәткечләре буенча төгәл һәм оператив нәтиҗә ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев