Чувашия келәменнән чүпрәлеләр призлар белән кайттылар
Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Батыр районындагы Шыгырдан авылында интернационалист- сугышчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә милли көрәш буенча региональ турнир уздырылды.
Чувашия Республикасында үзенең каһарман улларын онытмыйлар. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан әледән - әле төрле чаралар оештырыла, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен төрле спорт ярышлары үткәрелә. Яу кырында башларын салган солдатларның рухына багышлап оештырыла торган көрәш турнирларын ир - егетләр аеруча үз итә. "Көрәшчеләребез мондый ярышларда бик теләп катнаша. Чит келәмдә бил алышу егетләребезнең осталыкларын камилләштерүдә зур ярдәм итә. Спорт бит ул җиңдең дә бүләкләнеп кайтып киттең, дигән сүз түгел. Монда спортчылар белән аралашу һәм үзеңнән остаракларның тәҗрибәсен өйрәнү беренче урында тора",- ди Кече Чынлы авылы көрәшчеләре тренеры Радик Низамов. Берничә буын келәм батырлары әзерләгән остазның сүзләрендә хаклык та бар. Әлеге авылда яшь көрәшчеләр арасында спорт остасына кандидатлар да бар. Шыгырдан авылында уздырылган регионара турнирда Кече Чынлы егетләре районыбыз данын яклады һәм гомуми нәтиҗәләр буенча икенче урынга лаек булды. 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Фаил Низамов барлык көндәшләрен дә отып беренче урынны яулый. 60 килограммга кадәр көрәшүчеләр арасында Раил Айндинов икенче урынга лаек була. 55 һәм 65 килограммлылар арасында Илдар Басыров һәм Раил Камалов өченче урын белән чикләнәләр. Келәм хөкемдарлары Илназ Нуруллин, Илназ Җәббаров, Нияз Рәимов һәм Алмаз Җәббаровның да матур алымнар күрсәтүләрен билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев