Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәлеләр бадминтон уйнады

Чүпрәле районында беренче мәртәбә бадминтон буенча чемпионат үткәрелде. Ир- егетләр арасындагы ярыш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында, ә хатын- кызлар Иске Чүпрәле урта мәктәбендә көч сынашты.

Чемпионат район үзәк хастахәнесе хирург- травматологы Сингх Раджеш Кумар инициативасы һәм иганәчелек ярдәме белән оештырылды. Шуңа күрә җиңүчеләргә кыйммәтле призларны да ул тапшырды. Район башлыгы Александр Шадриков аны ихлас күңелдән Рәхмәт хаты белән тәбрикләде, спортчыларга матур уен теләде. Шуны да искәртик, 2015 ел Чүпрәле районында Спорт һәм сәламәт яшәү елы буларак билгеләп үтелә. Аның кысаларында оештырылган һәр спорт чарасы райондашларыбызның зур активлыгы катнашында үтә. Безнең халык спортның бөтен төрен дә ярата икән. Бу бик күркәм күренеш. Бадминтон ярышы тәүге мәртәбә генә үткәрелүгә дә карамастан, анда уннан артык команда катнашты, утыз ике спортчы шәхси беренчелек өчен көч куйды. Кортка чыгучылар арасында төрле һөнәр ияләре булу да куанычлы. Турнирны оештыручыларның әйтүенә караганда, бадминтон спорты йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Аның белән шөгыльләнү өчен күп чыгымнар да кирәкми. Ул көнне ярышлар көн буе дәвам итте. Киеренке көрәштән соң көчлеләр дә ачыкланды. Оешма һәм учреждениеләр арасында беренче урынны район үзәк хастаханәсе командасы яулады, икенче һәм өченче урыннарга тармаклы технологияләр техникумы белән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары лаек булды. Авыл җирлекләре арасында Зур Аксу спортчыларына тиңнәр булмады. Яңа Элмәле командасы - икенче һәм Чуваш Чүпрәлесе бадминтончылары өченче урынны яулады. Шәхси беренчелеккә килгәндә призлы урыннар өчен көрәш бигрәк тә киеренке булды. Аларның оста һәм бик җитез хәрәкәтләр белән уйнавын залдагылар яратып карады. Чемпион исемен балалар һәм яшүсмерләр слорт мәктәбендә эшләүче, Чуваш Бизнәсе егете Валерий Юманов яулады. Бик хәйләкәр һәм тәҗрибәле спортчы Сингх Раджеш Кумарга икенче урын белән ризалашырга туры килде. Өченче урынны да спорт мәктәбе тренеры Дамир Измайлов алды. Хатын- кызлардан Зур Аксу авылы спортчысы Ирина Бильдякова үзенең төп көндәше Сания Слимҗанованы (Иске Чүпрәле авылының 1 номерлы балалар бакчасы) отып беренче призга лаек булды, ә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гөлгенә Фәизова өченче урынны яулады. Җиңүгә ирешкән барлык спортчыларга кыйммәтле бүләкләр, командаларга кубоклдар һәм район башлыгының Грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бадминтон