Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков кубогына чаңгы ярышлары узды

Чүпрәле районында Россия Кораллы көчләре полковнигы Валерий Колпаков исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Кагыйдә буларак, районыбыз спортчылары аны Ватанны саклаучылар көненә багышлыйлар. Быелгысында да стартка 70 тән артык чаңгычы басты

. Иртәнге якта түбән температураны исәпкә алып, ярышларны Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе базасында уздырырга булдылар. Спортчыларны котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Гафаров һәм армия полковнигы Валерий Колпаков килде. Район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен шундый зур чара оештырганы өчен Марат Ринатович Әфганстан, Төньяк Кавказ сугышларын үткән полковник Валерий Колпаковка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Исегезгә төшерәбез, Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып үскән. Балачак елларыннан ук спорт белән шөгыльләнгән, җиңел атлетика буенча үз мәктәбендә чемпион булган, хәрби училищедагы ярышларда катнашкан, Мәскәүдә- хәрби академиядә укыган елларда да алдынгы спорчылардан саналган. Взвод командирыннан полк командиры вазыйфасына кадәр күтәрелгән.
-Без, төрле сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Тугыз елдан артык дәвам иткән Әфганстан сугышы тынганга да утыз елга якын вакыт узды. Без анда, дөньяның иң көчле иле- 15 союздаш республика хәрбиләренең интернациональ бурычын үтәдек. Сугыш тәмамланды, СССР да таркалды. Канкойгыч конфликтлар да ерак томаннарга күмелде. Шулай да андагы вакыйгалар бүген дә хәтер түрендә саклана. Яу кырыннан кайта алмаган каһарманнарны онытмагыз. Әле дә дөньялар тыныч түгел, чат күршебез Украина җирендәге кан коюлар да тынычланырга урын калдырмый,- диде чәчләренә ак бәс кунган офицер. Каһарман полковникның уң кулында әлегәчә Әфганстанда алган ядрә кыйпылчыгы саклана. Күп вакыт кулы сызланып шушы канкойгыч сугышны хәтерендә яңарта. Ярышларга килгән укучылар аның исемендәге кубоклар һәм призлар өчен көч сынашу белән генә чикләнмичә, аның батырлыклары хакында да белсен иде. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә моның әһәмияте һичшиксез зур булачак. Ярышларга килгәндә, командалар арасында Чуваш Чүпрәлесе спортчыларына тиңнәр булмады. Әлеге җирлек чаңгычылары үткән елларда да призлар яулыйлар иде. Икенче һәм өченче урыннарны Уби, Хорновар - Шигали һәм Түбән Чәке командалары яулады.

-Ярышларда катнашырга теләүчеләр күп булды. Игътибар иткәнсездер, чаңгы белән шөгыльләнүчеләр старттан ук алга чыкты. Ә менә кайберәүләр дистанцияне үз җайлары белән ашыкмыйча гына үттеләр. Шулай да алар трассаны уңышлы уздылар. Бу бик мөһим. Монда без сәламәт яшәүне беренче планга куябыз. Кимендә ике көнгә бер мәртәбә чаңгыда йөрсәк , нинди файда булыр иде. Хәзер районда чаңгы спорты өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Район территориясендәге урманда бик яхшы чаңгы базасы ясалды. Кичке якта ул яктыртыла, райондашларымның спортка омтылуына бик куанам. Җиңүче командаларга кубоклар, ә I- III урыннарны яулаган спортчыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Спортчылар һәм аларның тренерлары ярышларны тиешле дәрәҗәдә оештырулары өчен полковник Валерий Колпаковка, Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Виталий Землемеровка һәм мәктәп ашханәсендә кайнар ботка һәм чәй белән сыйлаганнары өчен пешекчеләргә рәхмәт әйттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев