Чүпрәле укучылары район башлыгы кубогына бадминтонда ярыштылар
Районда бадминтон белән шөгыльләнүче балалар саны арта бара. Җәйге яллардан соң аларның әлеге спортка карата булган сагынулары да сизелеп тора.
Турнирда катнашырга теләүчеләрнең саны да йөздән артык иде. Һәр мәктәп үз спортчыларын махсус автомашиналарда китергән. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге начальнигы Елена Милимова, күп профильле лицей директоры Илсур Хәлитов һәм бадминтон буенча җирле федерация җитәкчесе Сингх Раджеш Кумар катнашты. Кызлар арасындагы ярышлар лицей, ә яшүсмерләр Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт залларында көч сынаштылар. Турнирга нәтиҗә ясау өлешендә район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, аларга укуда һәм киләчәк тормышларында уңышлар теләде. Әлбәттә, иң куанычлысы, район җитәкчесе кулыннан Кубоклар, Грамоталар, Дипломнар һәм бүләкләр алу булгандыр. Ә призларны түбәндәге спортчылар яулады. Яшүсмерләр арасында: Артем Лаврентьев- 1 урын, Сергей Юманов-2 урын, Даниил Шадриков-3 урын, Владислав Митрошкин- 3 урын. Кызлар арасында: Анжела Трифонова- 1 урын, Диана Мердюкова- 2 урын,Елизавета Шевелева- 3 урын, Софья Утеева- 3 урын. Командалар арасында: Зур Аксу урта мәктәбе- 1 урын, Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе- 2 урын һәм күп профильле район лицее- 3 урын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев