Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле пенсионерлары арасында шашка-шахмат буенча район чемпионнары ачыкланды

Пенсионерлар тик утырмый. Аларны әледән- әле бассейнда, тренажер һәм спорт залларында күрәсең. Өй эшләреннән буш вакытларын файдалы үткәрү өчен мондый чараларны оештыручыларга алар һәрчак бик рәхмәтле.

Шашка, шахмат турниры үтәсе көнне район мәдәният йортына илледән артык пенсионер килгән. Аларның яшьләре төрлечә. Араларында күптән түгел генә лаеклы ялга чыгучылар да, шактый ук өлкәнрәкләр дә бар. Турнирны ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов , спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлеге начальнигы Дамир Алимов, ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов һәм шахмат буенча район филиалы җитәкчесе Илмас Шиһабетдинов та килгән. Әлеге турнир алтынчы мәртәбә һәм өч этапта үткәрелә. Районда җиңү яулаган иң көчле шахматчы һәм шашкачылар Буа шәһәрендә узачак зона ярышларына барачак. Анда да өстенлеккә ирешүчеләрне Казан шәһәре көтә. -Танылган спортчыларыбыз аз түгел. Республика ярышларында катнашучыларыбыз да бар. Бүгенге турнирда бәлки яңа уенчыларны да ачыкларбыз".- ди пенсионерлар башлыгы Дамир Алимов. Уеннар киеренке узды. Судьялардан Фәридон Хафизов белән Азат Сәгъдиев уеннарның төгәл һәм гадел булуын тәэмин иттеләр. Шахматчылар арасында ир- егетләрдән Ханбик Камаловка тиңнәр булмады. Икенче урынны Юрий Васильев яулады һәм өченче урынга Владимир Матвеев чыкты. Шашка буенча Данир Шәрәфетдинов, Рөстәм Хәмидуллин һәм Расыйх Вильданов призлы урыннар яулады. Гүзәл затлардан Шамилә Федорова (шахмат) белән Фәния Айзәтуллова (шашка) район чемпионнары булдылар. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар шашкашахмат