Чүпрәле көрәшчеләре республика келәмендә
Татарстан республикасының иң борынгы шәһәрләреннән берсе, мең еллык тарихы булган Алабуга каласы шушы көннәрдә милли спорт көрәше буенча 13 - 14 һәм 15 - 16 яшьлек яшүсмерләрне үзенә җыйды.
500 дән артык көрәшче арасындагы республика күләм ярышлар ике көнгә сузылды. Безнең район данын Матак авылыннан Вадим һәм Владислав Чернов, Каракитәдән - Ильяс Шәрәфетдинов, Татар Бизнәсеннән - Азат Әхмәтҗанов һәм Адель Җәлалов, Кече Чынлыдан - Илдар Басыйров, Алмаз Җәббаров һәм Ранис Сабитов, тармаклы технологияләр техникумыннан Михаил Егоров һәм Андрей Пустынин кебек талантлы көрәшчеләр яклады. Әйтергә кирәк, моңарчы районыбыз көрәшчеләренең республика ярышларында бик үк актив катнашканнары да юк иде. Бу ярышлар спортчыларыбызга зур көрәш дөньясы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек тә бирде. Бөтен көрәшчеләребез дә диярлек матур алымнар күрсәтә алдылар. 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Камил Камалов 27 көрәшче арасында берәүгә дә оттырмыйча өченче әйләнешкә үтте. Ә Илдар Басыйров 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 22 спортчы арасында икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев