Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле хоккейчылары Ильмир Хәйбулловны искә алдылар

Район үзәгендәге боз мәйданында алкалы хоккей буенча чираттагы традицион турнир узды. Ул 1991 елда, яшь хоккейчылар командалары арасында Татарстан Республикасы чемпионы булган, районның җыелма командасы составында уйнаган һәм бик яшьли арабыздан вакытсыз бакый дөньяга күчкән Ильмир Хәйбулловны искә алуга багышланды.

Стадионда Ильмир турында сөйли башлагач, күңелне ниндидер моңсулык, юксыну басты. Аның белән беррәттән Саяр Абязов, Фәнис Загреев, Марат Сәлахов, Фәрит Азизов, Ринат Сибгатуллиннар да күз алдыннан узды. Элек еллардан ук спортчыларыбыз белән аралашканга, аларның тере образы бүгенгедәй күз алдында. Дөрес, хәзерге яшьләрнең күбесе аларны белми. Шуңа күрә якты дөньяда кыска гына гомер кичереп тә, үзләреннән соң район спорты тарихында онытылмаслык якты эз калдырган шәхесләребезне зурлап искә алу чараларын оештыру алга табан да шулай дәвам итсен иде. Алар үрнәгендә бүгенге буын яшьләре тәрбияләнсен иде. Хоккейчыларны тәбрикләргә килгән район башлыгы Александр Шадриков һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гилметдинов та яшьләребезне Ильмир Хәйбуллов кебек булырга чакырдылар. Турнирны ачу тантанасында Ильмирның әнисе Рузания апа да катнашты. Александр Ваперьевич аңа шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм истәлек бүләге тапшырды. "Улыбыз спортны бик ярата иде. Күп шөгыльләнде, хоккей- футболны яхшы уйнады. 1991 елда Татарстан Республикасы беренчелегенә узган чемпионатта җиңү яулап кайттылар. Ильмирга "Иң яхшы һөҗүмче" дигән Диплом биргәннәр иде",- ди Рузания апа улын юксынып. Әлеге турнирда дүрт команда катнашты. Беренче уенда Городище хоккейчылар Кече чынлы командасын 6:1 исәбе белән отса, икенче матчта Иске Чүпрәле спортчылары Иске Кәкерле командасы өстеннән 7:0 исәбе белән өстен чыкты. Өченче урын өчен уенда кечечынлылылар көндәшләр капкасына җиде алка ташлап, берне үз капкаларына керттереп, җиңүгә ирештеләр. Турнирның финал өлешендә Иске Чүпрәле һәм Городище командалары бозга чыкты. Җиңүче буллитлардан соң гына ачыкланды. Иске Чүпрәле уенчысы Нияз Вәлиуллин керткән алка командага җиңү китерде. Призлы урыннар яулаган командаларга район башлыгы Грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей