Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәленең үҗәт пенсионерлары җиңү яулыйлар

Шушы көннәрдә Россия Пенсия фондынын Чүпрәле районындагы бүлегендә конкурсларда катнашып җиңү яулаган һәм пенсионерлар эшчәнлегендә зур активлык күрсәткән өлкәннәрне тәбрикләделәр.

Алар арасында Роза Нәсыйбуллина да бар иде. Роза Рифкатовна “Рәхмәт интернетка- 2017” дип аталган Өченче Бөтенроссия конкурсында катнашып өченче урынны яулый. Шуны да искәртик, аның беренчесендә райондашыбыз Иршат Закиров катнашып икенче урынны, икенчесендә – Фирдәүсә Яфизова беренче урынны яулаган иде. Аларның барысы да Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Роза Нәсыйбуллина “Интернет – эшмәкәр, Интернет – эш бирүче” номинациясе буенча үзенең көчен сынады һәм көндәшләреннән аз гына калышып өченче урын белән чикләнде. Әлеге конкурста Россия буенча 76 регионнан 3000 нән артык кеше катнашуын исәпкә алганда, якташыбызның җиңүен гади генә җиңү дип әйтеп тә булмый. Татарстан Республикасыннан әлеге конкурс каравына 464 эш тәкъдим ителгән. Бу барлык эшләрнең 16,7 процентын тәшкил иткән. Регионнар арасында Татарстан Республикасы “Иң актив регион” исемлегендә лидерлыкка чыккан. Россия Пенсия фондының райондагы бүлеге башлыгы Ильмир Измайлов ул көнне Пенсия фонды идарәсе белән ярдәмләшеп эшләве өчен Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Гөлшат Вәлиевага һәм Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе эшчәнлегендә аеруча актив катнашканы өчен Геннадий Ярзуткинга Рәхмәт хатлары тапшырды. “Пенсионерларыбызның Россия күләмендәге конкурсларда катнашып җиңүләр яулавы бик куандыра. Киләчәктә дә өлкәннәребезгә уңышлар һәм яңа җиңүләр телим”, - ди Ильмир Расихович. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев