Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә яшь картингчылар ярышты

Райондагы балалар иҗат йортында күп төрле түгәрәкләр эшли.

Малайларның һәм кызларның иң яратып йөргәне – ул картинг түгәрәге. Моның шулай икәнлеген  үткән көннәрдә узган яшь картингчылар ярышы да дәлилләде.  Ярышта сайлап алу турларында җиңүчеләр катнашты.

Картинг түгәрәген озак еллардан бирле Фәрит Моратов җитәкли. Һәм  бу спорт төренең федерация җитәкчесе – Фәнис Хәйруллин. Район башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов  аларга олы рәхмәтләрен белдерде, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Киеренке ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча  1нче  урынга Рината Никитина лаек булды, 2нче һәм 3нче урыннарны Данил Нигматуллин һәм Кирилл Клементьев бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев