Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә «Яшь дельфин» клубы призына йөзү буенча ярышлар узды

Спорт һәм сәламәтлек декадасы, шулай ук ТАССРның 100 еллыгын һәм Чүпрәле районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Акчарлак» бассейнында «Яшь дельфин» клубы призына йөзү буенча быел беренче ярышлар узды.

Ярышларда төрле яшьтәге йөздән артык спортчы катнашты – бу гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, Чүпрәле муниципаль районы пенсионерлары-ветераннар.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны яңа ел белән котлады, сәламәтлек теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Турнирның иганәчесе-Чүпрәле районында йөзү буенча федерация президенты Ранис Юсупов.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев