Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә Саяр Абязов истәлегенә волейбол турниры узды

«Алтын» спорткомплексында пенсионерлар арасында СССР спорт мастерына кандидат Саяр Абязов истәлегенә волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

Турнирны ачу тантанасында Саяр Абязовның улы Радмил, якын туганнары, дуслары һәм элеккеге укучылары катнашты. Район  башлыгы Марат Гафаров үзенең сәламләү сүзендә Саяр Абдулла улының район спортын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Радмил Абязов та, үз чиратында, район башлыгы Марат Гафаровка һәм Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимовка әтисе истәлегенә районда мондый зур күләмле турнир оештырылганы өчен рәхмәт белдерде.

Ярышларда төп кубок өчен биш команда көч сынашты. Составында Мансур Хәйруллин, Рөстәм Хәмидуллин, Җәүдәт Хәмдиев, Рәшит Фәтхуллов, Рәшит Багаутдинов, Петр Гордеев, Марс Хәмидуллин һәм Илдар Нәсыйбуллин уйнаган Иске Чүпрәле командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубок иясе булды. Матак авылы спортчылары (капитаны Виталий Мердеев) финалда Иске Чүпрәле волейболчыларына гына оттырып, икенче урынга лаек булды. Иске Чүпрәленең хатын-кызлар командасы да матур уен күрсәтте. Составында Роза Нәсыйбуллина, Галина Матросова, Зоя Кузнецова, Любовь Аттина һәм Лилия Җамалтдинова уйнаган команда өченче урынга чыкты. 

Безнең белешмә: Саяр Абдулла улы Абязов 1939 елның 4 декабрендә Иске Чүпрәле авылында, укытучылар гаиләсендә туа.  1956 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетына укырга керә. Студент елларында бокс, волейбол, баскетбол, чаңгы спорты белән шөгыльләнә. 1961 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм 1964 елга кадәр хезмәт итә. Анда да спортның бокс төре белән ныклап шөгыльләнә һәм спорт остасына кандидатлык нормасын үти. Үз үлчәү авырлыгында  РСФСР призеры була.

1960 нчы елда районга кайта һәм Иске Чүпрәле урта мәктәбенә физик тәрбия укытучысы булып 40 елдан артык эшләп, яшь буынга физик тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев