Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә күренекле сполртчы Ильмир Хәйбуллов истәлегенә турнир булды

Ильмир Хәйбуллов истәлегенә быел егерме тугызынчы мәртәбә хоккей турниры узды.

“Алтын Барс” боз аренасында узган ярышларда составында 17 һәм аннан да яшьрәк хоккейчылар булган Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза һәм Кече Чынлы командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Иске Чүпрәле урта мәктәбе хоккейчылары лаеклы җиңү яуладылар, Кече Чынлы урта мәктәбе спортчылары-икенче, ә өченче урынга Иске Шәйморза командасы чыкты. Уенның хөкемдарлары Илдус Мөшәрәпов һәм Михаил Битяков иде.

Белешмә:

Ильмир Хәйбуллов балачактан спортның барлык төрләре белән шөгыльләнгән, футбол, хоккей уйнаган. 1991 елда Актанышта республиканың авыл районнары хоккейчылары арасында узган чемпионатта Чүпрәле хоккейчылары барлык командалар арасында өстенлеккә ирешеп, алтын медальгә лаек була. Җыелма команданың һөҗүмчесе – Ильмир Хәйбуллов. Әмма районның күренекле спортчысы бик иртә, кисәк кенә авырап, якты дөнья белән хушлаша. Ильмир – Әфганстанда һәлак булган Илдус Хәйбулловның бертуганы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев