Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле спортчысы дөнья беренчелегендә ярыша

Зур Аксу авылы егете Петр Мускатиновны районның спорт дөньясында яхшы беләләр.

Ул армспорт (кул көрәштерү) буенча биш мәртәбә Татарстан Республикасы чемпионы, өч мәртәбә Россия Федерациясендә көмеш һәм бронза медальләр яулаган иде. Петр Николаевич үткән ел Польшада узган Европа чемпионатыннан да бронза медаль яулап кайтты. Бүгенге көннәрдә якташыбыз Россия җыелма командасы составында Болгария башкаласы София шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионатында катнаша. Ярышларга китәр алдыннан танылган спортчы белән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров, аның урынбасары Айрат Җәлалов, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова һәм бер төркем спортчылар очрашты, алар аңа үзләренең иң җылы теләкләрен ирештерделәр һәм, әлбәттә инде, районга җиңү яулап кайтуын теләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев