Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле спортчылары бәйрәм итте

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясендә ел саен август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә.

Районыбыз спортчылары да аны зурлап үткәрәләр. Быелгысында да әлеге бәйрәмдә дистәләгән спорт командасы катнашты. 
Спорт бәйрәмен ачу тантанасы Акчарлак йөзү бассейны янындагы универсаль спорт мәйданчыгында башланып китте. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Стадионга килгән спортчыларны һәм тамашачыларны район җитәкчесе Марат Гафаров ихлас күңелдән тәбрикли. Ул үзенең чыгышында район спортын үстерүгә зур өлеш керткән физкультура укытучыларының, федерация филиаллары җитәкчеләренең, тренерларның һәм Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә күркәм җиңүләргә ирешкән спортчыларның исемнәрен атый, аларга рәхмәт әйтеп тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешүләрен тели. Физкультура һәм спорт өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте, бигрәк тә спортның бадминтон төрен популярлаштыруда актив эш алып барганы өчен бадминтон буенча федерация филиалы җитәкчесе, район үзәк хастаханәсе хирург- травматологы Сингх Раджеш Кумарны Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Физик тәрбия бирүне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен шундый ук бүләккә Советлар Союзы герое С.А. Уганин исемендәге Матак урта мәктәбенең физкультура укытучысы Виталий Мердеев, Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Радик Низамов, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы ярышы буенча тренер – укытучысы Владимир Черланов, чаңгы ярышы буенча федерация филиалы җитәкчесе Нияз Дамаев, җиңел атлетика буенча федерация филиалы җитәкчесе Евгений Иванцов һәм автокросс федерациясе филиалы җитәкчесе Рамил Хисамов лаек булды. Татарстан Республикасының яшьләр эше һәм спорт буенча министрлыкның Мактау грамотасы күптармаклы технологияләр техникумының физик тәрбия укытучысы Илфак Сәлаховка, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер – укытучысы Ринат Сәлаховка “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” дигән күкрәк билгесе бирелде. Район оешмалары һәм предприятиеләре арасында уздырылган волейбол ярышларында җиңеп чыккан командалар да Марат Ринатович кулыннан бүләкләр алдылар. Хатын – кызлар арасында район үзәк хастаханәсе – 1, “Россия Пенсионерлар союзы бүлекчәсе” -2, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады. Ир – егетләр арасында спорт мәктәбе -1, “Татавтодор” – 2 һәм мәгариф бүлеге командасы 3 нче урынга лаек булды. Россия Федерациясенең Спорт министры имзалаган боерык нигезендә Алешкин – Саплык һәм Матак урта урта мәктәпләренең физкультура укытучылары Борис Юдин һәм Виталий Мердеев ГТО нормаларын тапшыру буенча Алтын билгеләр белән бүләкләнделәр. Көмеш билгегә Чүпрәле район судының федераль судьясы Минсәгыйрь Яфизов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, Бронза билгегә район прокуроры ярдәмчесе Владимир Корухов һәм Россия Пенсия фондының Чүпрәле районында клиентлар хезмәте белгече Лилия Низамова лаек булдылар. Әйтергә кирәк, һәр елны районда футбол, волейбол, бадминтон, чаңгы, көрәш, алкалы хоккей, шахмат һәм өстәл теннисы буенча чемпионатлар уза. Анда оешма һәм предприятиеләрнең иң яхшы спортчыларыннан торган командалар үзара көч сынаша. Әлбәттә, ярышларны оештыруда федерация филиаллары җитәкчеләренең ролен әйтеп бетергесез. Физкультурачылар бәйрәме көнне дә спорт мәйданчыклары гөрләп торды. Спортчылар минифутбол, волейбол, баскетбол һәм йәзү буенча ярыштылар. Җанатарлар үз командалары өчен җан аттылар, уенчыларга дәрт өстәп җиңүгә рухландырдылар. Теләгән кешеләр ГТО нормаларын тапшырып үзләренең сәламәтлекләрен тикшерделәр. Сүз уңаенда шуны да әйтик, соңгы елларда районда физкультура һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауга зур игътибар бирелә башлады. Спортчыларыбызның зона һәм республика ярышларында урыннар яулавы да шуны раслый.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев