Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле егете Россиянең спорт остасы булды

Раил Камалов Казан спорт академиясенең Спорт факультетында белем ала.

“Мин бала чактан ук спорт белән шөгыльләнергә ярата идем. Бәләкәй чакта әтиемнең үз кулы белән ясап биргән спорт жиһазлары бүгенге уңышымның башлангычы булгандыр. Авылыбызда яңа мәктэп ачылгач , көрәш түгәрәге эшли башлады.

Беренче тапкыр көрэш алымнарына өйрәтүче, чын остазым Фәрит абый Мифтахов булды. Ул сигез ел буе күрше авылдан килеп безнең белән санап бетергесез күнегүләр үткәрде, дәрес тукланырга өйрәтте.

Бүгенгесе көндэ мин хөрмәтле укытучыма үземнең олы рәхмәтемне җиткерәсем килэ. Мәктәпне тәмамлагач та спорттан аерылмадым. Казан спорт академиясенең Спорт факультетында белем алдым. Бик күп ярышларда катнашырга туры килде. Татар милли көрәше буенча республика келәмендә уңышлы гына бил алышып, Уфа шәһәрендә узган Россия чемпионатында катнашу хокукына ия булдым.

Үз үлчәү авырлыгымдагы көндәшләремне отып “Россиянең спорт остасы” дигән исемне яуладым”, - ди Татар Бизнәсе авылында туып үскән якташыбыз Раил Камалов.

Әлеге көрәшчене элек еллардан ук беләм. Район сабан туйлары келәмнәрендә малайлар белән бил алышулары әле дә истә. Аның матур алымнар куллануын хөкемдарлар да яратып күзәтә иде. Аның беренче тренеры Фәрит Мифтаховның “Әгәр көрәшне ташламаса, Раил танылган спортчы булачак. Үзенең тотышы, күнегүләрдә шөгыльләнүе белән дә ул башкалардан аерылып тора”, - дигән сүзләре әле дә бүгенгедәй хәтердә. Алга таба да көрәшчебезгә уңышлар телибез һәм зур келәмнәрдә районыбыз данын лаеклы яклар дип ышаныч белдерәбез.

Рәсемдә: көрәшче Раил Камалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев