Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Юридик ярдәм күрсәтелә

2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 324 номерлы "Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында"гы федераль законны гамәлгә ашыру максатында Татарстанда 73 номерлы "Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында"гы (02.11.2012) закон кабул ителде. Әлеге уңайдан без район Советы аппаратының юридик бүлеге начальнигы Энҗе Хәйруллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Энҗе Җәдитовна, 324 һәм 73 номерлы федераль законнар нинди бурычлар йөкли?

-324 номерлы федераль законның 4 маддәсендәге 3 өлеше нигезендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге дәүләт сәясәте дәүләт хакимияте, шул ук вакытта җирле хакимият органнары, шулай ук, закон тарафыннан билгеләнгән физик һәм юридик ярдәм күрсәтүче физик һәм юридик затлар тарафыннан башкарыла. Әлеге федераль законның 27 маддәсе һәм 14 маддәнең 1 өлешендә билгеләнгәнчә, җирле хакимият органнары түләүсез юридик ярдәмнең дәүләтнеке булмаган системасын үстерүгә һәм аңа закон тарафыннан каралган үз вәкаләтләре кысаларында ярдәм күрсәтергә тиешләр. Шул ук вакытта әлеге системага караган коммерцияле булмаган аерым оешмаларга да ярдәм күрсәтә алалар.

324 (28 маддә) һәм 73 номерлы (17 маддә) федераль законнар нигезендә җирле хакимият органнарына һәм вәкаләтле затларга гражданнар игътибарына гаммәви мәгълүмат чаралары яисә интернет челтәре аша яки башка алым белән түләүсез ярдәм күрсәтү тәртибе һәм көннәре турында хәбәр итү; гражданнарның һәм юридик затларның закон тарафыннан гарантияләнгән хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм гамәлгә ашыру, гражданнарның һәм юридик затларның вазифаларының эчтәлеген; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен аңлату буенча мәгълүматны җиткерү вазифалары йөкләнгән.

-Алда әйтелгән законнар кабул ителгән чордан бүгенге көнгә кадәр районда нинди эшләр башкарылды һәм түләүсез юридик ярдәм алуга кемнәр өметләнә ала?

-324 номерлы "Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында"гы федераль закон кабул ителгәннән соң Чүпрәле муниципаль районы җирле хакимият органнары тарафыннан гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау; социаль гаделлекне; РФ законнары тарафыннан билгеләнгән очракларда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм бирү принципларын исәпкә алып, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган системасын үстерүгә дә ярдәм күрсәтелә.

Түләүсез юридик ярдәм гражданнарга муниципаль район җирле хакимияте органнары вәкаләтләрен башкару, шул исәптән, муниципаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында күрсәтелә (хезмәтләр саны: 2012 елда-1979, 2013 елда-60). Түләүсез юридик ярдәм алучы, гражданнарның төп категориясен пенсионерлар, аз тәэмин ителгәннәр, эшсезләр тәшкил итә.

Районның җирле хакимиятенең эшчәнлеген ачык итү максатында ТР муниципаль берәмлекләре Порталының субпорталында Чүпрәле муниципаль районының җирле хакимияте органнары структурасы турында мәгълүмат һәм районның вәкаләтле затларының телефон номерлары урнаштырылган. Шулай ук, биредә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең расланган административ регламентлары да куелган.

Реклама

-Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үз эченә нинди төрләрне ала?

-Түләүсез юридик ярдәм гражданнарга гаризалар, шикаятьләр, ходатайстволар язарга ярдәм итү һәм хокукый төрдәге башка документларны тутыру буенча язма рәвештә яисә телдән хокукый консультация бирү төрендә күрсәтелә. Түләүсез юридик ярдәмне даими нигездә, мин һәм җирле хакимият органнары белгечләре күрсәтә.

Шулай ук, ТР Чүпрәле нотариаль округы нотариуслары, ТР адвокатлар коллегиясенең Чүпрәле районы филиалы адвокаты тарафыннан һәр квартал саен түләүсез юридик ярдәм күрсәтелеп килә. Гражданнарны кабул итүләр район Башкарма комитеты бинасында башкарыла һәм биредә конфиденциальлек тәэмин ителгән. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итүләрнең көне, сәгате, тәртибе күрсәтелеп, алдан "Туган як" газетасы аша халыкка хәбәр ителә.

-Энҗе Җәдитовна, "Туган як" дигәннән, районда нәшер ителүче газета белән сезнең актив хезмәттәшлек итүегезгә дә тукталып үтик әле.

-Әйе, гражданнарның мө-рәҗәгатьләре белән эшләүне оештыру һәм проблемаларны ачыклау максатында гаммәви мәгълүмат чаралары мөмкинлекләреннән актив файдаланабыз. "Туган як" Чүпрәле районы газетасы битләрендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү киң яктыртыла дип саныйм. Төрле рубрикалар астында бирелә торган материалларны эшкәрткәндә юридик ярдәм кирәк булса редакция журналистлары безнең белән элемтәгә керәләр. Бик теләп җавап бирәбез, аралашып яшибез.

Муниципаль берәмлекләр сайтында Интернет-кабул итү дә бар. Аның аша һәр граждан җирле хакимият органы җитәкчесенә яисә бүлек белгеченә үзен кызыксындырган сорауны бирә һәм җавап ала ала. Моннан тыш, депутатлар һәм барлык җитәкчеләр тарафыннан билгеләнгән график нигезендә гражданнарны шәхси кабул итүләр оештырылган.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түләүсез юридик ярдәм