Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Ветераннарның район советында

Шушы көннәрдә ветераннарның район советы президиумы үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Аның көн тәртибендә урыннардагы ветераннар советларының эшчәнлеге дә каралды.

Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешенә игътибарны арттыру, аларны борчыган көндәлек проблемаларны чишү юлларын хәл итү һәм тормыштагы ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча бурычлар билгеләнде. Шул ук вакытта утырыш Яңа Чүпрәле һәм Алешкин-Саплык авылларында гомер итүче ветераннар башлыкларын да билгеләделәр. Беренчесенә Җәүдәт Мөдәррисов билгеләнсә, икенчесенә Валентин Макаров кандитатурасы "яхшы" дип табылды. Аларның икесе дә кешеләр арасында зур абруй казанган затлар, озак еллар җитәкче "дилбегәсен" дә тартканнар. Ветераннарның район советы президиумы исеменнән Фиркать Җәлалов аларга тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы