Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Тупланма өлеше бирелә башлаячак

Закон буенча пенсияләренең тупланма өлешен алырга хокуклы Россия пенсионерлары, 2012 елның 1 июленнән башлап, пенсия тупланмаларының тиешле акчаларын ала башлаячак. Акчаларны РФ Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да түләячәк. Бу гражданның акча түләүне сорап мөрәҗәгать иткән көненә пенсия тупланмаларын кайда формалаштыруына бәйле. Бу уңайдан газета укучыларыбыздан килгән сорауларга...

-Пенсиянең тупланма өлешен бер тапкыр гына алып буламы?

-Закон пенсия тупланмасы акчаларын түләүнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (иминият һәм тупланма өлешләрен кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан да кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын бер тапкыр ала. Бу категориягә, беренче чиратта, алар өчен 2002-2004 елларда хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә иминият взнослары түләнгән 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар керә.

Акчаларын бер тапкыр алуга, шулай ук, кирәкле иминият стажы (биш елдан да ким түгел) булмау аркасында хезмәт пенсиясенә хокукы булмаган, тик пенсия яшенә җиткән (ирләр-60, хатын-кызлар-55 яшь) һәм социаль пенсия, яисә инвалидлык буенча, яки туендыручысын югалту сәбәпле хезмәт пенсиясенең, шулай ук, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы гражданнар исәп тота ала.

-Ә пенсия тупланмалары пенсия составына ничек кертеләчәк соң?

-Пенсия тупланмаларын россиялеләр картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә алачак. 2012 елда аның күләме 18 еллык түләү чорыннан чыгып исәпләнәчәк. Ягъни, 2012 елда пенсиянең тупланма өлешеннән бер айга түләнәчәк акчаны исәпләп чыгару өчен пенсия тупланмаларының гомуми суммасын (аларны инвестицияләүдән кергән табышны да исәпкә алып) 216 айга бүләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев