Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Товарың эшкә ярамаса

Күптән түгел, кибеттән идән суырткыч сатып алырга туры килде. Әмма товардан уңмадык, ул эшләмәде. Бу очракта без нишли алабыз? Алсу.

Әлеге сорауга райондагы кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы белгеч-эксперт Гөлинә Юсупова җавап бирә.

-Иң беренче очракта, сатып алучы сыйфатсыз товар алган икән, кулланучылар хокукын яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кибеттән товар сатып алганда җитештерүче, сатучы кулланучыга-сатып алучыга түбәндәге мәгълүматлар-ны җиткерергә тиеш: оешманың атамасы, урнашкан урыны, эшләү режимы, әгәр дә җитештерүче, сатучы шәхси эшмәкәр икән, бу очракта аның дәүләт теркәвеннән бирелгән документлары, лицензия номерлары, аның хәрәкәт итү вакыты, дәүләт аккредитацияләве турында таныклык номерлары-барысы да хәбәр ителергә, я булмаса әлеге мәгълүматлар кибеттә сатып алучы почмагында теркәлергә тиеш.

Товар турында да шулай ук, тулы мәгълүмат тупланган булырга тиеш. Әлеге хәбәрләр РФ законы нигезендә башкарыла. Товарның тулы исеме, кайда җитештерелүе, гарантия вакыты, эшләү тәртибе, вакыты, куллану барышында саклану чаралары кагыйдәләре, товарның хакы һ.б. языла. Ашамлык төрен-дәге продуктларның исемлегендә саклану урыны, нинди прдуктлар нигезендә әзерләнгәне, ашамлык кыйммәте, төрү һәм әзерләү вакыты, продуктның авырулар булган очракта куллану чиклеге һ.б. теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокукы