Тиктормаслар
Безнең илдә өлкән яшьтәге кешеләрнең саны шактый, ягъни 20 миллионнан артык. Статистик мәгълүматларга караганда, киләсе унъеллыкта аларның саны тагын да артачак. Өлкән кеше үзен "нормаль тормышта яшим" дип хис итсен өчен әледән- әле илкүләм, өстенлекле төрле чаралар күрелә.
-Соңгы елларда пенсияләр елдан-ел артып тора-бу әйбәт күренеш. Хәзер инде керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган пенсионерлар да юк. Өлкән кешеләр турында һәрдаим кайгырту булырга тиеш, урыннарда да моңа формаль карашка юл куелмасын иде,- ди ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов. Әлеге советның чираттагы утырышында да өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәүгә һәм ихластан ял итәргә тарту буенча эшлекле сөйләшү булды.
-Өлкән яшьтәге кеше җанына рухи азык алырлык файдалы эш белән мәшгуль булырга тиеш. Аларның әледән-әле төрле чараларда катнашып активлык күрсәтүләре безне сөендерә. Елның-елында республика күләмендә үткән җәйге спартакиадада катнашып өлкәннәребез рәхәтлек хисен тоялар. Җәйге кроссларда да, чаңгы ярышларында да алар бик теләп катнашалар. Шашка-шахмат буенча зона турнирларында призлар яулаган өлкәннәребез дә бар. Йөзләгән ветераныбыз компьютерны өйрәнү курсларында укыды. Хәзер аларның һәркайсы мөстәкыйль рәвештә шушы катлаулы техникада иркенләп эшли.
Бүгенге көндә ветераннарыбыз республика күләмендә үтәчәк "Балкыш" дип аталган иҗат конкурсында катнашуга әзерлек алып баралар. Анда катнашу өчен иң талантлылар сайлап алынды. 22 августта безне Буа шәһәрендә үтәчәк зона ярышлары көтә. Октябрь аенда Казан сәхнәләрендә чыгыш ясаячакбыз. Җырга-моңга оста өлкәннәребез күп безнең. Әйтик, Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында уңышлы гына эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамблен гына алыйк. Әлеге коллективның республика иҗат конкурсларында ясаган чыгышлары "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе аша да күрсәтелде. Ә нигә, без теге "Буранлы әбиләр"дән киммени?! "Балкыш" конкурсында да аларның җиңү яулауларына зур өмет баглыйбыз,-дип дәвам итә сүзен Фиркать Сабирович.
Әле шушы көннәрдә изге Болгар җиренә сәфәр кылырга да исәплиләр ветераннар. -Бару-кайту мәсьәләләре инде хәл ителде,-дип сүзгә кушыла РФ пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов. Президиум утырышында "Иң яхшы бакчачы-ветеран" исемле конкурс үткәрү турында да карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев