Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Татарстан–Россия регионнары арасында алдынгы

РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле аппаратының эш төркеме ПФО округында күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү практикасын анализлау барышында Татарстанда әлеге программаны реализацияләүгә җәлеп ителгән структураларның эшчәнлеген тикшерде.

Тулы хокуклы вәкил ярдәмчесе, эш төркеме җитәкчесе Юрий Золотарев очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстанда межаланган һәм кадастр исәбенә куелган җир участоклары санының күп булуы (22 меңнән артык җир участогы) аларда шик уятуын белдерде. Әмма тикшерүләр әлеге санның чыннан да дөрес булуын күрсәткән. Республика әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча Россия регионнары арасында абсолют лидер булып тора. Бу уңайдан Юрий Золотарев ТР буенча Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе адресларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Кадастр исәбенә кую турындагы бер гаризада гына да безгә күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән 300гә якын җир участогы керә иде",-ди эш төркеме белән эшлекле очрашу нәтиҗәләрен анализлап ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина. Аның сүзләренчә, әлеге службаның тәүлекләр буена эшләү чоры да булган. "Эшнең мөһимлеген аңлап, без әлеге темпка күнгән дә идек. Үткән елда эш күләме бик күп булды. Мәсәлән, Тукай районыннан гына да бер гариза белән 1000гә якын җир участогын кадастр исәбенә кую буенча мөрәҗәгать кергән иде. Хәзерге вакытта Казанда 1,7 мең җир участогы кергән межа планы формалаша",-ди бу уңайдан Ләйсән Гатауллина.

Әлбәттә, күп балалы гаиләләргә билгеләнгән җир участокларын кадастр исәбенә куюдан баш тарту очраклары да булган. "Хәзер андый очраклар азрак. Әмма кадастр исәбенә куюдан баш тарту сәбәпләре шул ук килеш кала бирә, ягъни хаталар бер үк төрле кабатлана килә: чикләрне килештерү актларында хаталар, участокларга дөрес характеристика бирмәү, мәсәлән, мәйданын дөрес күрсәтмәү яисә куллануга рөхсәт төренең дөрес булмавы",-ди бу уңайдан Ләйсән Гатауллина.

Ә безнең район буенча шундый 215 күп балалы гаиләгә җир бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпбалалы гаиләләргә җир