Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

“РИТЭК” һәм “Лукойл” хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы башланды

Татарстанда "РИТЭК" һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары VI конкурсының рәсми старт алуы турында игълан ителде. Конкурс кысаларында 5 ел эчендә "РИТЭК" һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды Татарстанда 590нан артык проектны финанслауга 115 млн. сум акча тоткан.

Конкурста катнашырга Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм җәмәгать берләшмәләре: коммерцияле һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар; дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары чакырыла. Анда сәяси партияләр, профсоюз, коммерция оешмалары, физик затлар һәм дини берләшмәләр катнаша алмый. Конкурс «Спорт», «Экология», «Рухият һәм мәдәният» номинацияләре буенча үткәрелә. Шулай ук махсус "Җиңү" дигән номинация бар, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бер катнашучыдан гаризалар берьюлы берничә номинациягә бирелергә мөмкин, ләкин һәр номинациягә 1дән артык түгел.

Узган елгы конкурсларда районыбызның кайбер учреждениеләре дә җиңүчеләр булды. Әйтик, үз проектларын тәкъдим итеп "Җылы йорт" приюты һәм "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге грантлар отты. Үткән ел исә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы конкурста катнашып, шулай ук, грантка ия булды.

Реклама

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады, сентябрьдә исә җиңүчеләр билгеле булачак. Конкурсның үткәрелү тәртибе турында тулырак www.ritek.ru сайтында «Социальная ответственность» бүлегенә кереп карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс “РИТЭК” һәм “Лукойл” хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектлар

2
X