Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Сак булыгыз, африка чумасы

Россия Федерациясендә дуңгызларда африка чумасы буенча эпизоотик хәл кискен булып кала бирә. Ел башыннан башлап әлеге куркыныч авыруның 115 очрагы теркәлгән.

Шуның 60 очрагы шәхси хуҗалыкларда теркәлгән булса, 43е кыргый дуңгызларда, 12сен африка чумасы вирусы белән зарарланган объектлар тәшкил итә. Дуңгызларда африка чумасы авыруы Россия Федерациясенең 12 субъектында теркәлгән. Болар: Краснодар, Ставрополь крайлары, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород, Ярославль, Ростов, Ленинград өлкәләре, Карелия, Калмык һәм Татарстан республикалары.

-Дуңгызлардагы африка чумасы авыруы безнең республикага да килеп җитте. Агымдагы елның 30 октябренда Казан шәһәрендә "Татар регионара ветеринария лабораториясе" учреждениесе тарафыннан ит продукциясе (дуңгыз һәм сыер итеннән ясалган сосискаларны) африка чумасына мониторинг тикшерү үткәрелгәннән соң әлеге продукцияләрдә дуңгызлардагы африка чумасының вирус гены табылган. Әлеге сосискалар Казанга Краснодар краеннан кайтарылган булган. 2 ноябрьдән алып 4 ноябрьгә кадәрге чордагы барлык ит продукциясе дә юк ителгән. ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең, ТР һәм Россия буенча УФСИН, республиканың дәүләт ветеринария службасының бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә әлеге очрак ачыкланган һәм вируслы продукция юк ителгән,-ди ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рифкать Шәйдуллин.

"Россельхознадзор" идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, шуңа охшашлы тагын бер очрак 15 ноябрьдә Ленинград өлкәсенең Кировск шәһәрендә ачыкланган. Биредә дә әзер ит продукциясе (дуңгыз итеннән һәм маеннан әзерләнгән шпик, казылык, башка деликатеслар) Краснодар краеннан кертелгән булган. Аларның ветеринария документлары да булмаган. Ленинград өлкәсе дәүләт ветеринария службасының оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә әлеге факт ачыкланган, әмма товарның бер өлеше инде сатылган булган. Шуңа да кулланучылар игътибарлы булырга тиешләр. Чөнки мондый продукция регионнарның икътисадына гына түгел, кешенең иминлегенә дә куркыныч тудыра.

Африка чумасы вирусы кеше өчен куркыныч булмаса да, мондый продукциядә кеше организмы өчен куркыныч булган башка вируслар булмавына беркем дә гарантия бирә алмый.

"Шуңа да сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннардан ит һәм башка продукцияне сатып алмаска тырышыгыз. Аннан соң һәркемнең сатучылардан ит продукциясенә ветеринария документларын күрсәтүне таләп итү хокукы булуын да онытырга кирәкми. Бары тик шул очракта гына үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген әлеге куркыныч афәттән саклап булачак", дип кисәтә Рифкать Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: африка чумасы