Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Корбан чалу кемгә тиешле?

Татар дөньясы, ислам динен тотучылар иртәгә олуг бер бәйрәм - Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Әлеге бәйрәмнең тарихын, кайдан килеп чыгышын үзен мөселман дип санаган һәр кеше беләдер. Редакция почтасына корбан чалу кемгә тиешле, бәйрәм уздырыргамы, я булмаса корбанлык итен мохтаҗларга таратырга гынамы дигән һәм башка шундый сораулар керде. Әлеге сорауларны...

Татар дөньясы, ислам динен тотучылар иртәгә олуг бер бәйрәм - Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Әлеге бәйрәмнең тарихын, кайдан килеп чыгышын үзен мөселман дип санаган һәр кеше беләдер. Редакция почтасына корбан чалу кемгә тиешле, бәйрәм уздырыргамы, я булмаса корбанлык итен мохтаҗларга таратырга гынамы дигән һәм башка шундый сораулар керде. Әлеге сорауларны без интернет аша имам-хатыйб Исмәгыйль Сафинга юлладык.

Газета корреспонденты:

- Исмәгыйль хәзрәт, иң беренче итеп газета укучыларыбызны бик тә кызыксындырган сорауны бирәсем килә - корбан чалу кемнәргә тиешле?

Исмәгыйль Сафин:

- Иң элек Аллаһы тәгаләгә мактауларыбызны ирештереп, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә Аллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның сахәбәләренә һәм гаилә әһелләренә салаватларыбыз ирешсә иде.

Корбан, Аллаһы тәгаләнең рәхмәтенә якынаерга теләп, гыйбәдәт нияте белән, һәркемнең дә үзе яки гаиләсенә атап чала торган хайваннан китерелә. Корбан бәйрәмендә Аллаһы тәгаләгә гыйбәдәт кылу нияте белән Корбан чалу иреге чикләнмәгән, мокыйм (юл сәфәренә чыкмаган), байлыгы да җитәрлек мөселманга ваҗиб - тиешле була. Бай исәбенә, тормыш итәрлегенә җитәрлегеннән башка иң азы 200 дирхәм - 840 грамм көмеш бәясе торучы малга хуҗа булган бәндә керә.

Корбан чалырга тиешле өч көн эчендә банкротлыкка яки фәкыйрьлеккә төшкән кеше, әмма элегрәк моңа көче җиткән кешенең өстендә бу ваҗиб гамәл үтәлергә тиешле булып кала. Корбанның ваҗиб булуы кешенең Аллаһы тәгалә юлындагы фидакарьлегенең күрсәткече булып тора. Хак тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итүнең бер төре, моның нәтиҗәсендә кеше савап казанып, бәла-казалардан котылу табар иншә Аллаһ.

Газета корреспонденты:

-Корбан ашына башка дин кешесен чакырырга ярыймы?

Исмәгыйль Сафин:

-Кайсыбер диндәшләребез Корбан чалу мөселманга ваҗиб - тиешле булды дигән фәтваны аңлап җиткермәгәнгә күрә, корбанлыктан әзерләнгән аш-суны да башка диндәге кешеләргә ашатырга ярамый, дип хаталаналар. Аллаһының ризалыгын казанырга теләп китерелгән корбан, иң элек ил эчендә яшәүче мөселманның социаль фидакарьлеге дә булып тора ич әле! Аллаһы тәгаләнең ризалыгын казанырга теләп садәка биргәндә яки яхшы гамәл кылганда кешенең дини хисләренә кагылырга һич тә ярамый. Садәка биргәндә дә, корбанлыкның өченче өлешен мохтаҗ кешегә тапшырганда да, намаз укыйсыңмы, дип сорау бирү килешми, шулай ук аннан дога кылуын таләп итү дә урынсыз. Чөнки, узган гасыр башында ата-бабалары дин тоткан күп кенә гаиләләрдән дә, 1940 - 70-нчы елларда туган кардәшләре, дини тәрбия ала алмыйча калу гына түгел, ә бәлки үзләренә дә бәйле булмаган сәбәпләр нәтиҗәсендә балалары белән оныкларына да ислам дине хакында тиешле мәгълуматны бирә алмыйча калдылар. Менә шушындый шартларда туып-үскән кардәшләребез, гыйбәдәт кылу кешенең фәкать шәхси бурычы икәнлегенә әлегәчә төшенеп җитә алмыйлар.

Газета корреспонденты:

- Үлгән кеше исеменнэн корбан чалырга ярыймы? Мәсәлән, улы әтисенен корбаны булмагандыр дип, аның исеменнән корбан чала аламы?

Исмәгыйль Сафин:

- Ярый, әгәр дә үлгән кеше, мөселман булып узган елгы зөл-хиҗҗә - корбан аеннан соң, шушысында корбан чалыр, идем дип теленнән әйткән булса. Әмма, иң элек ислам дине ул - тере кешеләргә үтәп, шуның шәригатенә таянып яшәүләре өчен иңдерелгән дин.

Әйе, мәсьәләнең икенче ягы да бар: корбан чалып Аллаһыга якынаюны максат иткән кешеләр, дөньядан үткән мәетләренең дә Хак тәгаләгә якынаюларын телиләр... Әмма хәзер инде корбанны, әгәр дә ул соңгы яшәгән елы дәвамында нәзер әйтмәгән булса, мәетнең исеменнән китерергә кирәкмәс. Мәетләргә хәзер без догадан башка берни дә бирә алмыйбыз, дисәк, аларны да Аллаһыга якынайта торган чара бар. Ул да булса Коръәнне үзең укырга өйрәнеп укыган һәр хәреф өчен ун дәрәҗә савап казансагыз, сез укыганның савабы ата-анагызга да ирешәчәк иншә Аллаһу Рахман!

Ислам дине тере кешеләрнең дине булганга күрә, кешеләр үзләренең һәм гаиләләренең иминлегеннән, сәламәтлегеннән һәм бөтенлегеннән өмет итеп Аллаһы тәгаләнең ризалыгын алу өчен корбан чалу кешеләр ваҗиб - тиешле булды да инде.

Моның үрнәген без Ибраһим галәйһис-сәлам белән аның улы Исмәгыйль пәйгамбәрләнең үрнәгенә ияреп, Мөхәммәд мостафа саллә Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең безгә өйрәтеп калдырганча ислам диненең күркәм бер йоласы итеп уздырабыз.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне ихлас күңелемнән олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән котлыйм. Бөтененебез дә сәламәт һәм бәхетле булсак иде. Аллаһы тәгалә һәрбарчабызны да хәерле озын гомерләргә ирештереп, гаилә бәхете белән дә бүләкләсә иде. Амин!

Газета корреспонденты:

-Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Исмәгыйль хәзрәт! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев