Пенсиягә өстәмә булачак
Үткән көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында "2013 нче елда пенсиягә өстәмә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен, ТР да пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы" закон проекты каралды.
Ул 2013 нче елда ТР да пенсионерның яшәү минимумын 4870 сум күләмендә билгели. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева әйтүенчә, бу яшәү минимумы "2012 нче елда пенсиягә өстәмә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен, ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы" республика законы билгеләгән акча күләме нигезендә һәм 2013 ТРда пенсионерның кулланучылар кәрзиненә керә торган товарлар һәм хезмәтләр бәяләренең үсүен фаразлауны исәпкә алып, барлыкка килгән.
Исегезгә төшерәбез 2012 нче елда Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы 4302 сумны тәшкил итә иде. Закон проектын караганнан соң, депутатлар аны Дәүләт Советы президиумына, 1 нче укылышта карау өчен, ТР парламенты утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев