Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пенсия тупланмаларын ничек алырга?

Закон буенча пенсияләрнең тупланма өлешен алырга хокуклы Россия пенсионерлары, 2012 елның 1 июленнән башлап, пенсия тупланмаларының тиешле акчаларын ала башлаячак. Акчаларны РФ Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да түләячәк. Бу гражданның акча түләүне сорап мөрәҗәгать иткән көненә пенсия тупланмаларын кайда формалаштыруына бәйле. Газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җавап бирүен...

-Пенсия тупланмалары акчаларын ничек алып була?

-Пенсия тупланмаларын сроклы пенсия түләүләре төрендә дә алып була. Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә күчерелгән өстәмә иминият взнослары, эш бирүче күчергән взнослар, пенсия тупланмаларын формалаштыруны софинанслауга күчерелгән взнослар, инвестицияләүдән кергән керем, ана (гаилә) капиталы акчалары (әгәр әни кеше ана капиталын үзенең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлткән булса) күчергәннән, аларны инвестицияләүдән кергән керемнәр исәбенә җыелган пенсия тупланмаларын картлык буенча (шул исәптән, пенсиягә алдан чыгу) хезмәт пенсиясе хокукы барлыкка килгәч иминиятләнгән затларга сроклы пенсия түләүләре рәвешендә бирелә.

Мондый пенсия түләүләренең дәвамлылыгын гражданин үзе билгели. Әмма ул 10 елдан да ким булмаска тиеш.

Сроклы пенсия түләүләренең үзенчәлеге шунда, әгәр гражданин аңа мондый түләүләрне билгеләгәннән соң вафат була икән, аңа түләнеп бетмәгән акчаларны аның варислары алу хокукына ия булып торалар. Күчерелгән ана капиталыннан түләнми калган акчаларны, аларны инвестицияләүдән кергән керемнәрне алу хокукына ана капиталына сертификат буенча варислар- баланың әтисе яисә бала үзе генә ия булып тора.

-Пенсия тупланмалары акчаларын түләүнең нинди үзенчәлекләре бар?

Реклама

-Биредә шуны әйтәсем килә, һәр ел саен 1 августта сроклы пенсия түләүләре һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше пенсия билгеләнгәннән соң яисә соңгы корректировка ясалганнан соң күчерелгән акчаларны исәпләү башкарыла.

Моннан тыш пенсия тупланмаларын түләүнең әлеге ике төрен билгеле бер шартларда берләштерергә дә мөмкин. Мәсәлән, гражданның пенсия тупланмалары эш бирүче тарафыннан мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында күчерелгән взнослар хисабына формалашты ди, әмма бу очракта граждан пенсияне дәүләт софинанславы программасында катнашырга яисә ана капиталын пенсия тупланмаларына күчергән булырга тиеш. Бу очракта ике вариант карала. Беренчесе- пенсия тупланмаларын картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше төрендә барлык сумманы да алырга. Икенчесе- эш бирүче тарафыннан күчерелгән взнослар хисабына формалашкан өлешен картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше буларак гражданин сроклы алачак, ә софинанслау программасы взнослары һәм ана капиталы акчалары хисабына формалашкан акчаларны, теләгәндә, сроклы пенсия түләүләре төрендә алырга мөмкин (аны алу срогын мөстәкыйль рәвештә үзең сайлый аласың, 10 елдан да ким булмаска тиеш).

"Пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләрне финанслау тәртибе турында"гы закон 2012 елның 1 июленнән генә үз көченә керүгә дә карамастан, сроклы пенсия түләүләре һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алуга кагылышлы положениеләр картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алуга хокукы булганнар өчен 1 январьдан ук гамәлгә керә. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды агымдагы елның икенче яртыеллыгында хокуклары булган гражданнарга пенсия тупланмалары акчаларын түләүгә оештыру-әзерлек эшләре белән шөгыльләнә.

Биредә пенсия өлешләрен һәм башка түләүләре билгеләү гариза нигезендә генә башкарылуын да ассызыклыйсым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия