Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пенсионерлар союзы Спартакиада үткәрә

Пенсионерларның өченче республика Спартакиадасы быел Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлана.

Шәһәр һәм авыл районнары командалары арасында үткәрелә торган Спартакиадада өлкән яшьтәге кешеләр спортның алты төре буенча ярышачаклар. Монда ирләр йөгерү буенча-800, ә хатын-кызлар 400 метрлы арада көч сынашачаклар. Аннан соң алар дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек, 25 метрлы дистанциядә йөзү һәм "Күңелле стартлар" эстафетасында үзләренең җитезлекләрен күрсәтәчәкләр.

-Спартакиаданың беренче этабы 17 апрель көнне-район үзәгендә, икенче этабы, Спартакиаданың финалы-27 апрель көнне, Казан шәһәренең "Олимп" спорт комплексында үтәчәк,- ди Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлеге җитәкчесе Дамир Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар спартакиадасы