Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Өстәмә түләүләр хакында

Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 18 номерлы филиалы ТР Министрлар Кабинетының "Һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ инвалид балаларга айлык өстәмә акчалата түләүләр турында"гы 118 номерлы карарына 2012 елның 7 мартында кул куелуы хакында белдерә.

Өстәмә акчалата түләүләр һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ булган, ТР территориясендә яшәүче, республикада билгеләнгән гаиләдәге җан башына туры килүче яшәү минимумыннан түбән булган 18 яшькәчә инвалид балаларга бирелә.

Материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең райондагы 18 номерлы филиалы директоры Ольга Хисамова белдерүенчә, әлеге акчалата түләүләрне алу өчен инвалид балаларның законлы вәкиле (әнисе, әтисе, опекуны, гариза бирүче) филиалга түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моның өчен беренче чиратта шәхесне раслаучы документ нигезендә (паспорт, һ.б.) гариза язу кирәк булачак. Аннан инвалид баланың туу турындагы таныклык күчермәсе, шулай ук, инвалид бала башка гаиләгә тәрбиягә бирелгән булган очракта, суд тарафыннан чыгарылган уллыкка, кызлыкка алынган карарның күчермәсе, "ТР буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы" федераль казна учреждениесеннән бирелгән инвалид бала-ның һәрдаим ярдәмгә мохтаҗлыгы хакында белешмә, гаиләдәге һәр әгъзаның соңгы өч ай өчен керемен раслаучы документлар, вәкаләтле затлар өчен ышаныч (доверенность) кәгазе сорала. Документларның күчермәләре нотариус тарафыннан расланмаган икән, бу очракта гариза бирүче шәхсән аларны төп нәсхәсе белән тәкъдим итәргә тиеш. Өстәмә акчалата түләүләр документларны тапшырган айдан билгеләнеп, ел дәвамында, шулай да баланы һәрдаим тәрбиягә мохтаҗлыктагы инвалид дип табу вакыты чыкканчыга кадәр түләнә. Гариза тапшыручы акчалата түләүләрнең тукталуына китерүче сәбәпләрне филиалга бер ай вакыт дәвамында хәбәр итәргә тиеш. Өстәмә мәгълүматларны 2-25-80, 2-23-54 телефон номерлары аша, яисә Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 15нче йорт адресы буенча урнашкан материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 18 номерлы филиалына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема