Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Компенсацион түләүләр каралган

Соңгы елларда пенсия яшендәгеләр һәм хезмәткә сәләтсез гражданнарны яклау максатыннан төрле законнар кабул ителеп, аларга әледән-әле үзгәрешләр кертелеп тора. Редакция почтасына да хезмәткә сәләтсез гражданнарны тәрбияләгән өчен дәүләт тарафыннан нинди компенсацион түләүләр каралуын аңлатуны сорап язылган бик күп хатлар керә. Әлеге сорауларга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү...

-Хезмәткә сәләтсез гражданнарны тәрбияләгән өчен дәүләт тарафыннан компенсацион түләүләр каралган. Әлеге түләүләрне рәсмиләштерүне сорап кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

-Мондый түләүләр хезмәткә сәләтсез кешене тәрбияләгән өчен хезмәткә сәләтле, әмма эшсез булганнарга, гаилә әгъзасы булу-булмавына карамастан, түләнә. Хезмәткә сәләтсез гражданнар категориясенә I төркем инвалидлар, 18 яшькә кадәрге инвалид балалар, шулай ук, 80 яшькә җиткәннәр яисә дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча тәрбиягә мохтаҗ булган өлкән яшьтәгеләр керә.

Хәзерге вакытта һәр ай саен бирелә торган мондый компенсацион түләүнең күләме 1200 сумны тәшкил итә. Һәм ул РФ Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан билгеләнә һәм түләнә.

-Компенсацион түләүләрне билгеләтү өчен нинди документлар тапшыру таләп ителә?

-Беренче чиратта, хезмәткә сәләтсез гражданны тәрбияли башлаган көнне һәм тору урынын күрсәтеп язылган гариза, аннан соң әлеге хезмәткә сәләтсез граждан тарафыннан аны билгеле бер кешенең тәрбияләве белән килешүе турында гариза. Кирәк булган очракта гаризадагы имзаның дөреслеге пенсия түләүче оешманың акты белән расланырга мөмкин. Әгәр инвалид бала тәрбиягә мохтаҗ икән, гаризаны аның исеменнән законлы вәкиле бирә ала. 14 яшькә җиткән инвалид бала гаризаны үз исеменнән тапшырырга хокуклы. Инвалид баланы тәрбияләүче ата-анадан мондый гариза таләп ителми. Хезмәткә сәләтсез гражданны тәрбияләүченең пенсия алмавы турында пенсия идарәсеннән һәм мәшгульлек үзәгеннән эшсезлек буенча пособие алмавы турында белешмә. Шулай ук, хезмәткә сәләтсез гражданинга инвалидлык бирелүе турындагы белешмә дә кирәк булачак. Балага 18 яшькә кадәр инвалидлык бирелү турында медицина учреждениесе белешмәсе. Аннан соң өлкән яшьтәге гражданинның һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ булуы турында медицина учреждениесе нәтиҗәсе. Бер үк вакытта тәрбияләүче кешенең паспорты һәм хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә сәләтсез гражданның хезмәт кенәгәсен дә (булган очракта) алып килергә кирәк булачак.

Хезмәткә сәләтсез гражданны тәрбияләүче эшкә урнашкан, эшсезлек буенча пособие ала башлаган, үзе тәрбияләгән гражданның дәүләт яисә муниципаль стационар учреждениесенә урнаштыру очрагында пенсия фонды идарәсенә 5 көн дәвамында хәбәр итәргә бурычлы. Бу очракта аңа компенсация түләүләре туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия