Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Китапханәчеләр экологияне саклау хакында сөйләштеләр

2013 ел-Экология һәм әйләнә тирә-мохитне саклау елы уңаеннан китапханәчеләр "Җирнең матурлыгын саклыйк" дип исемләнгән семинарга җыелдылар.

Семинарда табигать белән ничек гармониядә яшәү, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү проблемалары күтәрелде. Бу хакта үзләренең чыгышларында әйдәп баручы методист Светлана Фадеева, Ирина Мадурова чыгышлары тыңланды.

"Балалар китапханәсендә электрон мохит" һәм әлеге уңайдан үткәрелгән республика семинарының йомгаклау нәтиҗәләре хакында әйдәп баручы китапханәче Т.Идиатуллина чыгыш ясады.

Семинарда китапханәчеләр үзара хезмәтләре буенча тәҗрибә уртаклашу үткәрделәр. Шулай ук, "Милли мәдәниятне саклау буларак китапханә-үзәк" шигаре кысаларында чаралар үткәрү планы расланды. Бу уңайдан якын арада чуваш мәгърифәтчесе И.Я.Яковлев һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көн даталары күздә тотылды.

Семинарда экологик тема колачлаганлыктан, республикада игълан ителгән территорияләрне санитар чистарту икеайлыгына китапханәчеләр тарафыннан әзерлек эшләре күрү турында да сүз алып барылды. Алар бердәм булып әлеге мөһим чарада катнашачакларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханәчеләр