Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Китапханәчеләр иҗади активлыкларын үстерделәр

Әлеге исем астында район китапханәчеләре конкурсы үтте. Конкурсны "Җирлекара китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе (директоры Гөлфия Яфизова) гамәлгә куйды һәм өлкән методист Светлана Фадеева оештырды.

Конкурсны үткәрүнең төп максаты китапларның ролен күтәрү, китапханәчеләрнең иҗади активлыкларын үстерү һәм һөнәри осталыкларын камилләштерү, китапханә эше практикасына инновацион идеяләр кертүне үз эченә алды.

Конкурс эшләре оештыру комиссиясенә плакат, буклет, инша төрендә тәкъдим ителде. Конкурска барлыгы 30 эш тапшырылган. Конкурс нәтиҗәләре буенча китапханәче һөнәре турындагы иң яхшы электрон презентация буенча 9 номерлы Мунчәли филиалы (Г.А.Идиятуллина)-1 урынны, һөнәр турындагы иң яхшы плакат буенча 30 номерлы Шланга филиалы (Ф.Х.Сагдеева)-2 урынны, һөнәр турындагы иң яхшы инша буенча 10 номерлы Түбән Каракитә филиалы (Н.М.Сафина) 3 урынны яуладылар. Конкурста җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Һөнәр турындагы плакатларны инновацион тәкъдим иткән өчен 1 номерлы Иске Шәйморза филиалы китапханәчесе Ю.Хөсәенова, оригиналь буклет өчен 15 номерлы Яңа Кәкерле филиалы китапханәчесе Р.Миначева, плакатларны оригиналь тәкъдим иткән өчен 24 номерлы Татар Шатрашаны филиалы китапханәчесе А.Садыйкова, оригиналь инша өчен 26 номерлы Хорновар-Шигали филиалы китапханәчесе А.Тарасова, ихтыяр көче буенча 6 номерлы Городище филиалы китапханәчесе З.Гордеева Мактау Грамоталарына лаек, дип табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханәчеләр