Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Кешеләргә һаман ярдәме белән

Мәдинә Бәдриҗамал белән Арифулла Хисмәтуллиннар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Яшь чактан ук ут сыман кызу, чая, эшкә сәләтле, җырга-моңга оста булган Мәдинәне абыстай бишектә чакта ук: "Бу бала бик эшчән, уңган булыр", дигән.

Әйе, бала бишектән билгеле, кош исә-сайравыннан. Мәдинә дә абыстай сүзләренчә, бик тә уңган, җитез булып үсә. Мәктәп еллары тәмамлангач, ул бары тик хезмәт турында уйлый. Хезмәтен дә башкалар сокланырлык итеп башкара. "Үзеңә охшаса, башкага да охшый", дип әйтәләр бит, нәкъ шуныңча. Аны хезмәт юлы кайларга гына илтмәгән дә, нинди генә шартларда үтмәгән... Район метеостанциясе читтә урнашканлыктан, биредә ул хезмәт иткәндә бар вакытын кырда үткәрә диярлек. Тәүге хезмәт юлы исә аның саклык банкында инспектор вазифасын башкару белән бәйле була. Ул вакытта Мәдинәгә нибары 17 яшь була. Сугыш еллары... Мәдинә апа почта бүлегендә газета, хатлар тарату кебек җаваплы эш башкара. Аның яхшы хәбәр алып килүен һәр йортта өмет белән көтәләр.

-Һәлак булган сугышчылар турында телеграммаларны китереп тапшыруы иң авыры иде. Якыннарын, тормыш иптәшләрен югалтып, бар хезмәтне үз җилкәсенә алып калган хатын-кызларыбызга мәдхия укырлык,-ди Мәдәнә ханым, сугыш елларын искә алып.

Аның хезмәт юлы район коммуналь челтәрләр оешмасына да барып тоташа. Кайда гына эшләсә дә, ул эшенә намус белән карый, тапшырылганны вакытында үтәргә тырыша. Шулай итеп, барлыгы 63 ел хезмәт стажы теркәлгән аның хезмәт кенәгәсендә. Ә хезмәте исә "Хезмәт ветераны", "Тыл ветераны", "Коммунистик хезмәт ударнигы" кебек дәрәҗәле исемнәр һәм башка бик күп Грамоталар, медальләр белән бәяләнә.

Бүгенге көндә Мәдинә апа II төркем инвалиды. Шулай да аның тормышка булган карашы, уй-фикере һәрчак оптимистик рухта корылган. Аның өенең капкасын ачып кергән һәркемне, төн кунарга сорап кергән юлаучыларны да ул ачык йөзе белән каршы алып, озатып кала. Җәйлеген кечкенә генә бакчасында төрле дару үләннәре, җимешләр үстереп, аларны саклауга куя, төнәтмәләр әзерли. Ярдәм сорап килүчеләргә сихәте булсын дип, тәкъдим итә.

Гомер бәйрәменең 85нче язын билгеләп үтүче Мәдинә апа һәр яңа туган көн саен илгә-көнгә тынычлык теләп догасын укый, дисбесен тарта. Илгә яз аен алып килүче март аендагы гүзәл бәйрәме белән без дә аны котлап, тормышта шатланып яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр