Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Кеше өчен җаваплылык алу яраклы гамәлме?

Күп очракта килешүгә кул куйганда гражданнар ахыргы нәтиҗәләр турында уйлап та бетермиләр.

Кредит каплауны таләп иткән документ килгәч алар "минем акчам юк, мин банкка бер тиен дә бурычлы түгелмен, кредитны кем алган шул түләсен!" дип аклану ягын карыйлар. Әмма, чынлыкта исә хәл бөтенләй башкача. Башлап шуны әйтик, кредит бирүче теләсә нинди банк үз мәнфәгатен кредит алучы намуссыз һәм ышанычсыз гражданнардан саклануны тәэмин итү һәм яклау өчен төрле ысуллар куллана. Шундыйларның берсе, кредит акчаларын кире кайтаруны тәэмин итә торган ысул-кеше өчен җаваплылык алу. Кагыйдә буларак, кредит бурычы үзвакытында түләнмәгән очракта поручитель кредит алучы белән бер үк дәрәҗәдә җавап тотарга тиеш була. Кайчакта шундый очраклар да була, кредит алучы кеше банкка үз бурычын түләргә мөмкинлеге юклыгын сизә башлагач, алдан ук үзенең мөлкәтен, тору урынын, я булмаса башка мәгълүматларын яшерергә керешә. Ә бит кредит алучы кайчандыр үз поручителенең якын дусты, белгән кешесе булган. Бүген ул поручитель аның кая китеп югалганын да тәгаен әйтә алмаска мөмкин. Практика күрсәткәнчә, алынган кредитны кайтарып бирүдән баш тартырга тырышкан кешене эзләп табып, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе буенча (мошенниклык) җавапка тарту турында гына сүз бармый бит. Алда әйтелгәнчә, гомуми кагыйдәләр буенча поручитель кредит бирүче алдында кредит алучы белән бер тигез җавап тота. Димәк, банк барлык бурычлыларның да бурыч түләү буенча кагыйдәләрне үтәүләрен таләп итәргә хаклы.

Исегездән чыгармагыз, кредит алу-ирекле эш. Берәүне дә банкка барып бурычка акча алырга мәҗбүр итмиләр. Ә инде чыннан да тормыш хәле шуны таләп итә икән, алынган акчаларны кире кайтарып бирү йөкләмәсе турыдан-туры кредит алучыга һәм поручительгә йөкләнә. Шуңа күрә өстегезгә поручитель җаваплылыгы алганчы, кредит алырга теләүченең бурычка алган акчаларны кире кайтарып бирергә мөмкинлеге булу-булмавы хакында ныграк уйланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит