Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Картлыгыңны тәэмин итәсең килсә

Пенсияне дәүләт софинанславы программасына керергә өлгермәгәннәр өчен вакыт кыскара бара.

Әлеге программага керү өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр гариза тапшырырга һәм, шулай ук, беренче взносны түләргә (әлеге сумма 2000 сумнан да ким булмаска тиеш) кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, программага һәркем керә ала. Программа кысаларында взносларны түләүне һәр ай саен да, яисә бөтенесен бергә җыйнап бер тапкыр да башкарырга була. Взносларны сез хезмәт иткән предприятиедәге бухгалтерия аша яисә шәхсән үзегез банкка килеп тә түләргә мөмкин. Софинанслауның өченче ягы булып эш бирүче дә кушыла ала. Дәүләт софинанславы гражданин тарафыннан беренче взнос (әлеге сумма 2000нән 12000 сумга кадәр булырга мөмкин) түләнгәннән соң 10 ел дәвамында башкарылачак.

Биредә шуны да ассызыклыйсым килә, программа кысаларында тупланган пенсия тупланмаларын кеше пенсиягә чыкканнан соң картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә генә түгел, шулай ук, сроклы пенсия түләүләре рәвешендә дә алырга мөмкин булачак. Аның дәвамлылыгын пенсионер үзе билгели, әмма ул 10 елдан да ким яисә бер тапкыр бирелә торган түләүләр төрендә була алмый.

Пенсия тупланмалары акчаларының мөһим үзенчәлеге булып аларны хокуклы варислары мирас итеп ала алу мөмкинлеге бар.

Пенсия фондына пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарга пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләр пенсиягә чыгаруны сорап язган гаризасы нигезендә, аңа пенсия билгеләнгән көннән башлап, пенсия белән бер үк вакытта түләнә башлаячак.

Дәүләт софинанславы программасына керергә теләүчеләр исә үзләренең тору урыннары буенча район пенсия фонды идарәсенә, яисә үзе хезмәт иткән оешма җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Электрон төрдә гариза тапшырырга теләүчеләр исә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр интернет-порталының (www.gosuslugi.ru) "Шәхси кабинет" ("Личный кабинет") бүлегендә теркәлергә тиеш булачаклар.

Исегездә тотыгыз, 2013 елның 30 сентябре дәүләт софинанславы программасына керүнең һәм беренче взнослар түләүнең соңгы көне булып тора. 2013 елның 1 октябрендә инде әлеге программада катнашырга теләк белдереп, гариза бирү мөмкинлеге юкка чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия