Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Картлар йортында очрашу

Бер- беребезгә изге гамәлләр, яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыздан һич тә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул безнең уебызда да, фикеребездә дә, күңелебездә дә яшәргә тиеш. Бигрәк тә яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, аларда изгелек хисләре тудыру безнең төп бурычыбыз.

Җәмгыятьтә яшәүче граждан буларак "Игелек атнасы" дип аталган чараны бик хуплыйм. Аның кысаларында оештырылган барлык эшләрнең максаты да нәкъ менә ярдәмгә, үз янәшәсендәгенең игелегенә мохтаҗ кешеләргә игътибар итүгә юнәлдерелә бит. Совет чорындагы "Намусның мораль кодексы" нда да андый терминнар бар иде. Тик яшәешебезгә кергән кайбер үзгәрешләр нәтиҗәсендә алар үз көчен югалтты. Сер түгел, ил үсешенең төрле этабында да язмыш тарафыннан кыерсытылучылар булды, бүген дә аларның саны кимеми, киресенчә арта бара. Моңа күп төрле социаль проблемалар да йогынты ясый. Бүген ил буенча меңләгән баланы яисә карт- корыны дәүләт тарафыннан булдырылган махсус йортлар үз канаты астына сыендырган. "Норлат районындагы интернат- йортта 130 дан артык әби- бабай яши. Иллесе диярлек торып йөри дә алмый. Интернат директоры Евгений Васильевичның әйтүенә караганда, аларның бөтенесе дә ялгыз түгел, якын кешеләре була торып та, кайбер өлкәннәр биредә яшәргә мәҗбүр, җитмәсә килеп пенсия акчаларын да алып китәләр икән әле. Дөрес, картлар йорты дигәч тә, күңелне авыр хисләр били. Әмма мондагы яшәү уңайлыкларын күргәч, бер дә алай әйтәсе килми, картларның шундый рәхәттә яшәүләрен күреп шатланып кайттым",- дип сөйли Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы Азат Садыйков. Җирлек башлыгы "Язгы игелек атнасы" чорында авылдашы Заһит Абитов янына барып кайткан. Заһит сәламәтлеге буенча икенче төркем инвалид, 62 яшенә кадәр Түбән Чәке авылында ялгыз яшәгән. Хәленнән килгән кадәр колхоз эшендә дә катнашкан, соңгы биш ел гомере шушы картлар йортында үтә. Аякларында авырганлыктан, кул таяклары ярдәменнән башка хәрәкәт итә алмый, ә кулларыннан гөл коела диярсең, тегү белән шөгыльләнә, үзе кебек ятимнәр биргән заказ буенча бик матур киемнәр эшләп бирә икән. Үзенә бер кешелек бүлмә биргәннәр, монда яшәүчеләр арасында иң хөрмәтле картларның берсе. "Якташыбыз бик канәгать, мөселман, христиан динен тотучылар өчен дә мөмкинлекләр бар, ашау- эчү әйбәт, еш кына концерт белән дә киләләр, массаж бүлмәсе, аптека, спорт залы эшли, гомумән мондагы тормыш бөтенләе белән заманчага корылган. Шулай да авылдашларны сагынам, кайберләренең исемнәрен атап- атап сәлам тапшыруымны сорады",- ди Азат Садыков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картлар йорты Язгы игелек атнасы