Кайбер төрләре артмады
Агымдагы елның 1 апреленнән картлык буенча хезмәт пенсияләренең иминият өлеше, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре 1,0341 күләмендә артты.
Шулай ук, социаль пенсияләр дә 1,141 күләмендә индексацияләнеп артты. Өстәмә материаль тәэминат һәм башка түләүләрнең күләме социаль пенсия күләменнән чыгып арта. Әлеге категория буенча РФ алдында аерым казанышларга ирешкән өчен (ФЗ №21, 04.03.2002) һәр ай саен акчалата түләүләр, "Советлар Союзы, РФ Геройларына, Дан орденының тулы кавалерлары-1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында"гы РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнгән гражданнарга өстәмә материаль тәэминат, вафат булган РФ Дәүләт Думасы депутатларының яисә Федерация Советы членнарының гаилә әгъзаларына һәр ай саен бирелә торган пособиеләр һәм РФ ядер коралы комплексы оешмаларында хезмәт эшчәнлеге башкаручы гражданнарга өстәмә материаль түләү акчалары артты.
Ә менә "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан РФнең кайбер категория гражданнарының материаль хәлен яхшырту буенча чаралар турында"гы (№363, 30.03.2005) һәм "Хәрби травма алу нәтиҗәсендә инвалид булып калганнарның материаль хәлен яхшырту буенча чаралар турында"гы (№887, 1.08.2005) РФ Президенты Указлары нигезендә аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган өстәмә материаль тәэминат (ДЕМО) акчалары артмый. Шулай ук, беренче группа инвалидны, 18 яшькә кадәрге инвалид баланы, 80 яшькә җиткән яисә дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча тәрбияләүгә мохтаҗ булган эшкә сәләтсез гражданнарны караучы хезмәткә сәләтле, әмма эшсез булганнарга түләнүче компенсацион түләүләр акчасы үзгәрешсез, элеккегечә үк 1200 сум күләмендә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев