Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Иминият взносларын күчерү мәҗбүри

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсиягә хокукларын тәэмин итү буенча эш бирүчеләрнең мәҗбүри медицина һәм мәҗбүри пенсия иминиятләренә күчерелмәгән бурычларын түләттерү буенча максатчан эш алып бара.

Иминиятче - ул мәҗбүри медицина һәи мәҗбүри пенсия иминиятләренә (ягъни РФ Пенсия фонды бюджетларына, РФ социаль иминият фондына, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына) иминият взносларын түләүне башкаручы эш бирүче (хезмәткәрләре булган оешма). Әлеге взносларның дөрес исәпләнүенә һәм үзвакытында күчерелүенә контрольне РФ Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 212 номерлы федераль закон нигезендә башкара. Иминият взнослары-һәр ай саен түләнә торган мәҗбүри түләүләр, әлеге түләүләргә карап, гражданның пенсиясе күләме формалаша (аның билгеләнүе, кабат исәпләү, индексацияләнүе).

Әгәр иминиятченең иминият взнослары буенча бурычы бар икән (бөтенләй күчермәү яисә тулысынча күчереп бетермәү), аңа карата түбәндәге чаралар кулланыла:

Беренчедән, иминият взносларын түләүчегә иминият взнослары буенча недоимканы ирекле рәвештә түләү турында таләп җибәрелә. Әлеге таләпнең үтәлмәү очрагында бурыч бәхәссез рәвештә оешманың исәп-хисап счетыннан инкасса поручениесе нигезендә күчерелә. Әгәр түләүченең счетларында акчалары юк икән яисә түләргә җитмәсә, иминият взнослары суд приставлары службасы аша оешманың милке хисабына күчерттерелә. Мәҗбүри иминият взносларын түләттерүнең мәҗбүри төренең берсе булып пенсия фонды хезмәткәрләренең суд приставлары белән берлектә системалы рәвештә рейдлар үткәрүе тора. Аларның төп максаты-бурычлы компанияләрнең хезмәткәрләренә-хәзерге һәм булачак пенсионерларга пенсия хокукларын кайтару.

Реклама

-Эш бирүчеләр тарафыннан мәҗбүри пенсия фондына иминият взносларын түләү мәсьәләсе һәр эшләүче-яшь һәм өлкән яшьтәгеләргә дә кагыла. Эшләүче пенсионерларның пенсия күләмнәре эш бирүченең алар өчен иминият взносларын тулы күләмдә һәм үзвакытында күчерүгә турыдан-туры бәйле.

Предприятиеләрдән бурычларын түләттерү мөһим бурыч булып тора һәм ул закон тарафыннан да каралган. Чөнки предприятиеләр тарафыннан иминият взносларының күчерелмәве бер үк вакытта пенсия фонды бюджетында дефицит барлыкка китерә. Ә РФ Пенсия фонды органнарының өстенлекле бурычы булып пенсия түләүләрдә өзеклекләргә юл куймау тора,-ди район пенсия фонды идарәсе белгече Гөлчәчәк Кәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия

2
X