Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

"Хезмәт ветераны" дигән дәрәҗәле исемгә кемнәр ия була ала?

Кайчакта гомере буе үзен хезмәткә багышлаган кешеләр дә "Хезмәт ветераны" дигән дәрәҗәле исемгә ия була алмыйлар. Ни өчен? Социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова белән булган әңгәмәбез әнә шул хакта.

-Антонина Александровна, "Хезмәт ветераны" дигән исем элек елларда бөтен кешеләргә дә бирелде кебек...

-Әйе, 2000 елга кадәр Федераль закон нигезендә "Хезмәт ветераны" исеме һәм таныклыгы, ир-егетләргә 20 ел, хатын-кызлар 15 ел өзлексез хезмәт иткән очракта, бирелеп килде. Ә инде 2000 елда Федераль законы нигезендә 2005 елга кадәр орден, медальләр һәм ведомство бүләкләре булып гомуми пенсиягә чыгу стажы хатын-кызларга-20, ир-егетләргә 25 ел тулганда "Хезмәт ветераны" исеме билгеләнде. 2005 елдан 2011 елның 4 октябренә кадәрге льготалар өчен хезмәт ветераны таныклыгы урынына справкалар гына бирелде. Хәзер алар "Хезмәт ветераны" таныклыгына алыштырыла.

-Моңарчы Татарстан Республикасының үз законы юк иде. Яңа закон нигезендә "Хезмәт ветераны" исеме бирүнең шартлары нинди?

-Агымдагы елның 9 июнендә ТРның Дәүләт Советында ТРда "Хезмәт ветераны" дигән исемне бирү шартлары һәм тәртибе турында Яңа закон кабул ителде. Анда 1995 елның 12 январендә кабул ителгән 5 номерлы Федераль Законның "Ветераннар" турындагы законның 7 нче статьясының 4 пунктына туры китереп, "Хезмәт ветераны" исеме бирелү шартлары һәм тәртибе ачыкланды.

-Аңа кемнәр ия була соң?

-Картлык буенча яки хезмәт иткән еллар өчен пенсия билгеләү өчен мөһим булган хезмәт стажы булучы һәм хезмәттәге аерымлылыгын билгеләүче ведомство билгеләре белән бүләкләнгән яки Россия Федерациясе, СССР чорында Мактаулы исемнәргә ия булган, орден, я медальләр белән бүләкләнгән шәхесләр ия була. Шулай ук, хезмәт эшчәнлеген балигъ булганчы, Бөек Ватан сугышы елларында башлаган, хезмәт стажы 40 елдан аз булмаган ир-егетләр һәм хезмәт стажы 35 елдан аз булмаган хатын-кызларга бирелә.

-Сез хезмәттәге аерымлылыгын билгеләүче ведомство билгеләре белән бүләкләнүчеләр дидегез. Бу турыда ачыклабрак аңлатсагыз иде?

-Яңа законда каралган ведомство биргән хезмәттәге аерымлылыгы билгеләренә шушы өлкәдә эшләп дәүләт (ведомство) функцияләрен тормышка ашыруда катнашучы (катнашучылар) Россия Федерациясе, РСФСР, СССР оешмаларында һәм үзәк җәмәгать оешмаларында Россия Федерацисе, РСФСР һәм СССР чорындагы башка дәүләт органнарында хезмәттәге аерымлылыгын билгеләүче бүләкләргә тармак (ведомство) Атказанган хезмәткәре һәм Мактаулы исемнәр, Күкрәк һәм Мактау бил-геләре, дипломнар, шул исәптән Мактау грамоталары алучылар керә.

-Антонина Александровна, "Хезмәт ветераны" исемен билгеләү өчен нинди документлар кирәк?

-"Хезмәт ветераны" исемен алу өчен дәгъва белдерүче даими яшәү урынындагы территориаль социаль яклау органына, социаль яклау өлкәсендә билгеләнгән ТР Башкарма власте органнары кабул иткән формада, "Хезмәт ветераны" исемен бирү буенча гариза яза. Һәм аңа гражданинның шәхесен билгеләүче паспорты яки башка документның күчермәсе, 3х4 см. зурлыктагы фотосурәт, гариза һәм хезмәт стажын таныклаучы документ күчермәләре кирәк.

-Антонина Александровна, әлеге Яңа законның, беренче статьясы, беренче бүлегенең, беренче пунктына керүчеләргә нинди документлар кирәк булуын да әйтсәгез иде.

-Орден, медальләр, Россия Федерациясе яки СССР чорында бирелгән Мактаулы исемнәре яки хезмәттәге аерымлылыгын билгеләүче ведомство билгеләре белән бүләкләнүчеләргә иң беренче чиратта хезмәт иткән еллары өчен яки картлык буенча пенсия билгеләүче хезмәт стажы булырга тиеш.

-Ә инде, әлеге законның беренче статьясының беренче бүлегенең икенче пунктына караучы кешеләр нинди документлар күрсәтергә тиешләр?

-Моның өчен аларның кулында Бөек Ватан сугышы елларында балигълыкка ирешкәнче, хезмәт елларын башлавын дәлилләүче хезмәт кенәгәсе, дәүләт власте органнары билгеләгән тәртиптә бирелгән справкалар яки оешмалар билгеләгән архив мәгълүматлары күчермәсе булырга тиеш.

Шуны да онытмаска кирәк, документларның кү-чермәсе белән төп докуменлар да күрсәтелә. Аннан соң төп документ кире кайтарыла.

Белешмәләр өчен түбәндәге телефон номерларын бирәбез: 2-38-07, 2-31-52.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев