Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

“Җылы йорт” приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр белән

Яздан алып кара көзгә чаклы чәчәкләргә күмелеп утырган Убидагы "Җылы йорт" социаль приютын күрүчеләр аны нәкъ шулай-"Чәчәкле йорт", дип атыйлар да.

Гаиләләрендә авыр хәлләргә калып, ярдәмгә мохтаҗ булган балаларның вакытлыча сыену урыны ул-приют. Биредә балалар алты айдан алып бер елга кадәр тәрбияләнәләр. Социаль яклау идарәсенең " Гаилә Һәм балалар" бүлеге тырышлыгы белән гаиләдә уңай шартлар тудылыргач, яңадан гаиләләренә кайтарылалар. Бүгенге көндә Казаннан, Кама Тамагы, Әлмәт, Мөслим, Буа, Тәтеш районнарыннан килүчеләр һәм Чүпрәле районыннан сигез бала бар. Җәйге каникул вакытларында балалар Ульян шәһәрендә, Казанда аквопаркта һәм шәһәр буйлап экскурсиядә булганнар. Иске Шәйморза авылы музеенда булу да балаларда кызыксыну уяткан. Апас районындагы балалар лагерында сәламәтлекләрен ныгытканнар. 11 август көнне дә 11 баланы Марий-Эльдә ял итәләр диделәр.

Бу көнне аларга район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов, Хамит хаҗи Мөхәммәтшин, Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир хаҗи Аббазов Ураза Гаете өлешеннән тәм-томнар алып килделәр. Ике сабый бала алырга теләүче гаиләдә иде.

-Сез бездә беренче тапкыр гына түгел. Безгә килеп балаларны сөендерүчеләр күп. Шәхси эшмәкәрләр Солтан Таҗетдиновлар гаиләсенә, сезгә һәм ятим сабыйларны хөрмәтләп килгән райондашларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез,-диде приют директоры Зинаида Пелекейкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приют “Җылы йорт”